Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар “Балкышта” катнашты

Әлмәттә үзешчән башкаручы ветераннар (пенсионерлар) арасында "Балкыш" ("Сияние") II республика фестиваленең зональ туры узды. Анда лениногорскилылар да катнашып, күңелләре мәңге картаймас икәнлеген раслап кайтты. Әлеге фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм ветераннарның җәмәгатьчелек оешмасы республика Советы белән бергәлектә үткәрелә. Аның беренче сайлап алу туры муниципаль районда үтте, зональ туры республиканың берничә...

Әлмәттә үзешчән башкаручы ветераннар (пенсионерлар) арасында "Балкыш" ("Сияние") II республика фестиваленең зональ туры узды. Анда лениногорскилылар да катнашып, күңелләре мәңге картаймас икәнлеген раслап кайтты.


Әлеге фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм ветераннарның җәмәгатьчелек оешмасы республика Советы белән бергәлектә үткәрелә. Аның беренче сайлап алу туры муниципаль районда үтте, зональ туры республиканың берничә шәһәрендә уза. Әлмәттәге фестивальгә Азнакай, Зәй, Баулы, Сарман, Ютазы - барлыгы 9 районнан йөзгә якын ветеран җыелган. Безнекеләр ярты сәгатьлек чыгыш вакытында бар булган талант-осталыгын эшкә җиккән. "Үзебезнең тарафка бары мактау сүзләре генә ишеттек",- ди аларның чыгыш-күрсәтмәсен алып баручы Тәслимә ханым Рәфыйкова.

Сәхнә тотучы ветераннарыбызга мактау сүзләре ишетми мөмкинме соң? Кирлегәчтән "Ихлас" төркеме, Сәрия Миргасыймова җитәкчелегендәге "Сүнмәс ялкын" ансамбле, "Шура-хуран", "Надежда" хоры һәм "Сударушка" ансамбле - мәдәният казанында кайнап, халык моңнарын җиткерүче бит алар. Аерым башкаручылардан, Сарабикколдан Шамил Насыйбуллин, шәһәрдән Нонна Совка, Валентина Шатская катнашкан. "Биючебез Гәүһәр Капустина сәхнәдә "очып" кына йөрде, тигез ясаган хәрәкәтләренә исең китәрлек.

Сарабикколдан бик матур, моңлы итеп мөнәҗәт укучы апаларыбыз да барды, алар - Мөкатдисә Гыйләҗетдинова, Венера Мортазина, Галия Гарифуллина",- ди Тәслимә ханым. Җыр-бию дәрте белән янып йөргән өлкән буын тормыш мәшәкатьләрен оныттыра белә шул. Тәслимә апа сүзләренчә, алар репетицияләрне бер дә калдырмыйча, авылныкылар хәтта юлга үз кесәләре хисабына килеп йөргән.

Баянсыз җыр колакка ятышлы булмас иде. Бу конкурста баянчы булып Радик Гыйматдинов һәм Геннадий Садовников катнашкан. Шулай итеп, лениногорскилылар халык артисты Шамил Әхмәтҗанов рәислегендәге таләпчән жюри каршында оптимистик рух белән балкып чыгыш ясаган. "Транспорт ягыннан проблема булмады, бу ягын администрация кайгырткан. Дүрт автобус та безнең карамакта иде",- ди Тәслимә Рәфыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран