Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Урмышлыда Тукай бәйрәме

Г.Тукайның туган көнендә Урмышлы мәктәбенә Кырлайдан әкият геройлары килгән иде, дип хәбәр иттеләр мәктәптән. Алар үзара дус, тату яшиләр икән хәзер. Шүрәле Былтырга ачу сакламый, Су анасы да алтын тарагын урлаган малайны гафу иткән. Кәҗә белән сарык, Гали дә бүгенге бәйрәмнән читтә калмадылар. Бу кызыклы күренешне V сыйныф укучылары тәкъдим...

Г.Тукайның туган көнендә Урмышлы мәктәбенә Кырлайдан әкият геройлары килгән иде, дип хәбәр иттеләр мәктәптән.


Алар үзара дус, тату яшиләр икән хәзер. Шүрәле Былтырга ачу сакламый, Су анасы да алтын тарагын урлаган малайны гафу иткән. Кәҗә белән сарык, Гали дә бүгенге бәйрәмнән читтә калмадылар. Бу кызыклы күренешне V сыйныф укучылары тәкъдим итте. Аннан соң кадерле кунакларыбызга III - VII сыйныфлар Тукай абый турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар бүләк иттеләр.
Кичәбез "Туган тел" җырын күмәк башкарып тәмамланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Хәбибуллина оештырган әлеге кичә бик эчтәлекле һәм җылы үтте. Күңелдә бәйрәм рухы сүнмәде. Өй кыегыннан тып-тып тамган яңгыр тамчылары да, әйтерсең, бәйрәм белән котлап, шигырь иҗат итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай