30 октябрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорск муниципаль хезмәткәрләре волейбол буенча ярышта катнашты
28-29 октябрьдә муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары муниципаль хезмәткәрләр республика спартакиадасында катнашты. Ул Зәй шәһәрендә үтте. Безнең район командасы Баулы һәм Яр Чаллы командадарын җиңде, Түбәк Кама һәм Алабуга командаларына оттырды. Уналты команда арасында безнекеләр алтынчы урын алды.
-
Татарстанда җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк
Көчле җил 31 октябрьдә төнлә һәм көндез көтелә. Бүген синоптиклар метеорологик вазгыятьнең киеренке булачагы турында кисәтү таратты. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча иртәгә, 31 октябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә секундына 15 - 20 метрга кадәр көчле көньяк җил булачак. http://tatar-inform.tatar/ фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%B2%D0%B5%D1%82%D0%B5%D1%80%20%D1%81%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D1%8B%D0%B9%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&noreask=1&img_url=https%3A%2F%2Fcdn2.trend.az%2Fmedia%2Fpictures%2F2015%2F02%2F20%2Fveter..jpg&pos=7&rpt=simage&lr=101361
-
ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА: "СӘХНӘ АРТЫНДА ИЛФАК БАСЫП ТОРАДЫР КЕБЕК..."
Казанда популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың концерты узды. Үзенчәлекле язмышка ия булган, 15 ел дәвамында тамашачысына тугры булган көчле рухлы Илсөя халыкка ачылды. Үзе әйтүенчә, эчендәгесе - тышында. Залда утырган ирләргә дә күз яшен йөгәнләү кыен булды. Сәхнәдә алар дүртәү - Илсөя, скрипкачы Иркә, гитарист Сергей Тихонов һәм музыкант, җырчы Ильяс...
-
Өйдән дә чыкмыйча пенсия билгеләнергә мөмкин
Интернет зур үсеш алган заманда бик күп ведомстволар үз хезмәтләрен электрон челтәрдә дә тәкъдим итәләр. Россиянең Пенсия фонды иминият пенсияләрен билгеләр өчен, электрон рәвештә гаризалар кабул итә башлады. Моның өчен РПФ сайтына кереп, гражданнар Шәхси кабинетлары аша иминият пенсияләренең теләсә кайсы төрен билгеләү буенча гариза яза ала.Димәк, Пенсия фондының клиент...
-
Татарстан стал одним из самых читающих регионов России
Татарстан стал одним из самых читающих регионов России по итогам конкурса, организованного Российским книжным союзом и Федеральным агентством по печати и массовым коммуникациям. Как сообщили организаторы, наряду с Татарстаном в число лауреатов вошли Калининградская область и Москва. «Литературным флагманом России» признан Санкт-Петербург. Татарстан подал на конкурс идею с «Культурным дневником...
-
новости
-
Лениногорск делегациясе ата-аналар форумында булып кайтты
Казанда узган республика ата-аналар форумында Лениногорск делегациясе дә катнашып кайтты. "Форум беренче мәртәбә үткәрелә, ул "Ныклы гаилә - укучыларны социальләштерүнең нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр" дип аталды. Лениногорскидан шәһәр һәм район мәктәпләрендә ата-аналар комитеты вәкилләре, шулай ук комитет рәисләре булып торучы әти-әниләр, барлыгы сигез кешелек делегация Мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Сушкова...
-
Лениногорскилылар, өч көн рәттән ял итәчәкбез
Ноябрьдә татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Шуңа бәйле рәвештә, 2017 елда...
-
Лениногорск 3D кинозалында 30 октябрь -1 ноябрь аралыгында күрсәтеләчәк фильмнар афишасы
-
Күрше районда юл һәлакәте: зыян күрүчеләр бар
Бөгелмә районында юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган, дип "Бөгелмә хәбәрләре" җиткерә. Казан-Оренбург юлының 313 километрында 10 модельле «Лада» һәм «Фольксваген Амарок» бәрелешкән. Юл һәлакәте аркасында 40 яшьлек «Лада» йөртүчесе һәм чит ил машинада барган ике пассажир хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
-
Алимент урынына - пенсия
Дәүләт Думасында алимент түләтүгә кагылышлы яңа закон проекты каралырга тора. Ул шуннан гыйбарәт: алимент түләргә тиешле кешене бер ел дәвамында табып булмый, шул вакыт эчендә аның кайда яшәгәнлеге ачыкланмый икән, ул "хәбәрсез юк булган" санала һәм аның баласына туендыручысын югалтканнарга бирелүче пенсия түләнә башлый. Судлар әлегә кайда икәнлеге билгесез алиментчыны...
-
Лениногорскилылар, сак булгыз: карлы яңгыр һәм бозлавык көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, 30 октябрьдә күпчелек районнарда урыны белән явым-төшем - кар һәм яңгыр явуы фаразлана. Һаваның минималь температурасы төнлә - 0-+1°C, көндез максималь һава температурасы +6°C градус булачак. Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы фаразлый. Көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы...
-
Лениногорскилыларга 30 октябрь- 5 ноябрьгә Йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга имгәнүләрдән саклану өчен кисә һәм кадый торган җиһазлар белән эш итмәскә кирәк. Эч серләрегезне дусларыгызга сөйләмәгез, арада теләктәшлек итмәүче «дуслар» да бар. Бу атна белемегезне күтәрү, үзегезне камилләштерү өстендә эшләү өчен уңышлы. Шәхси тормыш турында да онытырга кирәкми. Бәлки насыйбыгызны романтик очрашуга чакырырсыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның яшәү дәрте сүнеп...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Эш атналары уңышлы башланып китсен! фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D1%83%D1%82%D1%80%D0%BE%20%D0%BE%D1%81%D0%B5%D0%BD%D1%8C%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=6035502504001396131