Лениногорскилыларга 30 октябрь- 5 ноябрьгә Йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга имгәнүләрдән саклану өчен кисә һәм кадый торган җиһазлар белән эш итмәскә кирәк. Эч серләрегезне дусларыгызга сөйләмәгез, арада теләктәшлек итмәүче «дуслар» да бар. Бу атна белемегезне күтәрү, үзегезне камилләштерү өстендә эшләү өчен уңышлы. Шәхси тормыш турында да онытырга кирәкми. Бәлки насыйбыгызны романтик очрашуга чакырырсыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның яшәү дәрте сүнеп...
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга имгәнүләрдән саклану өчен кисә һәм кадый торган җиһазлар белән эш итмәскә кирәк. Эч серләрегезне дусларыгызга сөйләмәгез, арада теләктәшлек итмәүче «дуслар» да бар. Бу атна белемегезне күтәрү, үзегезне камилләштерү өстендә эшләү өчен уңышлы. Шәхси тормыш турында да онытырга кирәкми. Бәлки насыйбыгызны романтик очрашуга чакырырсыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның яшәү дәрте сүнеп бара. Хроник авыруларның көчәюе мөмкин. Сөйгәнегез хыянәт итә дигән уйларны куарга кирәк. Хәтта ачыктан ачык сөйләшү дә бернинди нәтиҗә бирмәс. Әлеге аңлашылмаучанлыклар якын арада бик тиз хәл ителер, сабыр булырга гына кирәк. Атнаның икенче яртысын финанс мәсьәләсен яхшыртуга юнәлтегез.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә сәламәтлекләренә игътибарлы булырга киңәш итә йолдызлар. Югыйсә вируслы инфекция йоктыруыгыз ихтимал. Иммунитетның йомшаруы начар кәеф һәм агрессиягә китерүен истән чыгармагыз. Дуслар белән күңел ачуны арткы планга куеп, йокыны туйдырырга һәм ял итәргә, көч тупларга тырышыгыз. Атнаның икенче яртысы мәхәббәткә, интим очрашуларга бай булыр.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар партнерларыннан шикләнә бугай. Көнчелек барлык хисләрне юк итәргә сәләтле. Бәхеткә юл ышаныч һәм үзара аңлаша белүдән башлана. Ремонт яки чисталык урнаштыру өчен яхшы вакыт. Эштә кыенлыкларны җиңәргә туры килер. Югыйсә җитәкчегез баштан сыйпамас.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар һәрвакыт дилбегәне үз кулында тотарга тырыша. Бәлки кайбер мәсьәләләрне хәл иткәндә иң элек әти-әни һәм якыннарның фикере белән дә санлашырга кирәктер. Сөйгәнегезгә тәкъдим ясаганчы яхшылап уйларга киңәш итә йолдызлар. Хисләр дөньясына чумганчы, мөнәсәбәтләргә нәтиҗә ясап алу отышлырак булыр.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга дөрес булмаган мәгълүматның артык күп булуы борчу салырга мөмкин. Бу атнада мөһим карарлар кабул итмәскә тырышыгыз. Эшкә кагылышлыларын җентекләп тикшерегез, хезмәттәшләрегезгә ышанып урыныгыздан колак кага күрмәгез. Ачуыгыз килгәндә тыелып калырга кирәк булыр. Кычкыру, гауга күтәрү сезне бизәми.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр бу атнада уңыш һичшиксез сезнең якта булачак. Интернет аша комарлы уеннар белән мавыкмагыз. Сак булыгыз, алдану һәм зур акча югалту куркынычы яный. Сәгатьләр буе сөйгәнегез белән сөйләшергә яратасагыз да, бар серегезне дә ачып бетермәгез. Аеруча сатып алу һәм финанска кагылышлыларын.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар һәрвакыт үзләрен күрсәтергә,игътибар үзәгендә булырга ярата. Әмма якыннарыгыз турында да онытып җибәрергә ярамый, аларга карата рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле булыгыз. Башкаларга негатив энергия таратканчы, бәлки бокс, каратэ кебек түгәрәккә йөреп, агрессияне бетерү отышлырак булыр.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларның идея планнары күп булса да, аны тормышка ашырырга вакытлары юк. Кемдер комачау иткәнгә генә эшне ярты юлда ташларга дигән сүз түгел. Бар нәрсәгә тырышлык кирәк. Иң якын кешегезгә мөрәҗәгать итегез. Кайвакыт кемнеңдер акыллы киңәше, җылы сүзе дә тау күчерергә сәләтле. Үз-үзегезгә бикләнмәскә кирәк.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр сыналган дусларына ышанычларын югалтыр. Һәр нәрсәдән сабак алыр, эшләгән эшегезгә нәтиҗә ясар чак җиткән. Гадәттә барлык проблемаларыгыз да финанс белән бәйле. Бәлки акчаны дөрес тоту серләренә төшенергә вакыттыр. Исегездә тотыгыз: һәрвакыт барлык ялгышны да төзәтеп була. Бары вакыт табып, сөйләшә аңлаша белергә генә кирәк.
СУКОЯР (19.01-18.02)лардан эшкә кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә игътибарлы булу сорала. Җитәкчегез белән ара бик үк яхшы түгел. Шуңа күрә көтелмәгән конфликт тудырмас өчен ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Сабырлык белән ышанычлы адымнар ясап кына уңышка ирешергә мөмкин. Акыл белән эш итсәгез дә, тоемлау хисенә дә игътибар итегез.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларга бу атнада имтихан яки зачет бирүдән тыелып торырга кирәк. Уку, белем өстәү өчен уңышлы атна түгел. Ә менә эшкә килгәндә, сезне сюрприз көтә. Эш эзләүчеләр өчен барлык юллар да ачык. Сезгә бары үзегезгә ышаныч кына җитеп бетми. Тәвәккәллерәк булыгыз, барысы да сезнең кулда. Сезнең алда тау күчерерлек мөмкинлекләр ята.
Магнитлы көннәр көтелми
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев