Лениногорск делегациясе ата-аналар форумында булып кайтты
Казанда узган республика ата-аналар форумында Лениногорск делегациясе дә катнашып кайтты. "Форум беренче мәртәбә үткәрелә, ул "Ныклы гаилә - укучыларны социальләштерүнең нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр" дип аталды. Лениногорскидан шәһәр һәм район мәктәпләрендә ата-аналар комитеты вәкилләре, шулай ук комитет рәисләре булып торучы әти-әниләр, барлыгы сигез кешелек делегация Мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Сушкова...
Казанда узган республика ата-аналар форумында Лениногорск делегациясе дә катнашып кайтты.
"Форум беренче мәртәбә үткәрелә, ул "Ныклы гаилә - укучыларны социальләштерүнең нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр" дип аталды. Лениногорскидан шәһәр һәм район мәктәпләрендә ата-аналар комитеты вәкилләре, шулай ук комитет рәисләре булып торучы әти-әниләр, барлыгы сигез кешелек делегация Мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Сушкова җитәкчелегендә барды. "Әлеге республика форумы гаиләдә бала тәрбияләү һәм балаларның бәхетле киләчәген булдыру мәсьәләләре буенча сөйләшү өчен оештырылган", ди Ирина Николаевна. Пленар өлештән соң, фикер алышулар берничә мәйданчыкта узган,- дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев