Лениногорскилылар, сак булгыз: карлы яңгыр һәм бозлавык көтелә
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сак булгыз: карлы яңгыр һәм бозлавык көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, 30 октябрьдә күпчелек районнарда урыны белән явым-төшем - кар һәм яңгыр явуы фаразлана. Һаваның минималь температурасы төнлә - 0-+1°C, көндез максималь һава температурасы +6°C градус булачак. Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы фаразлый. Көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, 30 октябрьдә күпчелек районнарда урыны белән явым-төшем - кар һәм яңгыр явуы фаразлана.

Һаваның минималь температурасы төнлә - 0-+1°C, көндез максималь һава температурасы +6°C градус булачак.

Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы фаразлый. Көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән томан, бозлавык булуы ихтимал.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев