Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

«Аллаһ» сүзе кешенең сәламәтлеге өчен файдалы

Аллаһ» сүзе кешенең калебе генә түгел, сәламәтлеге өчен дә файдалы. Нидерланд психологы, профессор Ван дер Ховен шулай дип ышандыра.

Профессор үзенә килгән авырулар белән өч ел тәҗрибә уздырган. Аларның берсе дә мөселман булмый, күпләре хәтта гарәпчә бер сүз дә белми. Аларга «Аллаһ» сүзен дөрес итеп әйтергә өйрәтәләр. Нәтиҗә искиткеч була, бигрәк тә төшенкелеккә бирелү һәм психик киеренкелектән интегүчеләргә файдалы була ул.

Психолог Ван дер Ховен үзе: «Коръәнне гарәпчә даими укучылар һәртөрле психик авырулардан имин була, чөнки анда «Аллаһ» сүзе күп мәртәбә кабатлана», – ди.

Профессор сүзләренә караганда, «Аллаһ» сүзендәге һәрбер хәреф психик авыруларны дәваларга ярдәм итә.

"В.Т." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев