Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Җәннәт хәзерге вакытта бармы соң?

Сорауларга Казан шәһәренең «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирә.

-Кайберәүләр җәннәт турында әкият ул дип кенә әйтә. Нишләп ышанмыйлар икән аңа? 
–    Җәннәткә ышану иманыбызның бер өлеше булып тора. Аңа ышанмаган кеше имансыз дигән сүз, мөселман кешесе алай дип әйтергә тиеш түгел. Җәннәт ул бу дөньяда яшәгән тормышыбызның нәтиҗәсе. Аллаһ кушканча яшәгән, Ул тыйганнардан тыелган кешене Раббыбыз җәннәт белән бүләкли. Гөнаһка баткан кешене – тәмуг белән. Ахирәт тормышына, җәннәткә ышану – иманның асылы. Коръәндә дә, иман китергән, яхшы гамәлләр кылган кешеләр мәңгелек җәннәткә керерләр, диелә.   

–    Җәннәт хәзерге вакытта бармы соң?
–    Кыямәт көнендә барча кешене яңадан терелтеп, хисап алыначак. Шуннан соң, гамәлләренә карап, җәннәткә яки тәмугка озатылачаклар. Алар хәзерге вакытта бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мигъраҗ вакыйгасында, ягъни күкләргә күтәрелгәндә җәһәннәмне дә, җәннәтне дә күреп төшкән. Барлыкларны белсәк тә, кайда урнашуын, галәмнең эчендәме, тышындамы икәнлегеннән хәбәрдар түгел без. Ә менә аның бөтен дөнья кешесе сыя алырлык зурлыкта булуы билгеле. Бөтен кеше сыя дигәч тә, кешеләр тыгызланып утыра икән дип уйларга кирәкми, һәр кешенең урыны иркен булачак.

–    Димәк, әлегә җәннәт буш тора.
–    Анда кешеләр юк, әмма җәннәт өчен яратылган затлар, хур кызлары, оҗмах кошлары һәм хайваннар инде яши. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә, рамазан аенда җәннәттәге хур кызлары балконга чыгып, йа Раббым, безгә шушы айда кияү тап әле, дип сорыйлар, диелә. 

–    Җәннәт бакчасы дип сөйлибез. Бик матур бер бакчаны хәтерләтәме икән ул?
–    Җәннәт сүзе үзе үк гарәпчәдән бакча дип тәрҗемә ителә. Анда яшеллек күп булып, күңелгә рәхәтлек бирә торган урын булачак ул. Җимеш агачларында без белмәгән, ашап карамаган тәмле җимешләр үсеп утырачак. Җәннәтнең гел якты булуы да билгеле, караңгылык бөтенләй булмаячак. Аяк астында энҗе-мәрҗәннәр, якутлар түшәлеп ятачак. Биналарның бер кирпече алтыннан, икенчесе көмештән ясалган дип тасвирлана. Кайбер кешеләрнең йортлары, беседка сыман, эче куыш мәрҗәннән эшләнгән. Елгалар агып торачак, кошлар сайраячак. Гомумән, бу дөньяда без матур дип күргән нәрсәләрдән берничә тапкыр матуррак булган әйберләр көтә безне анда.   

Дәвамы бар. 

"Ш.К."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев