Баланы мәктәпкә озатканда нинди дога укып озатырга?
5 дога тәкъдим ителә:
«Бисмилләһир-рахманир-рахим».
«Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы исеме белән!»
«Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр».
«Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азык насыйп ит».
«Рабби зиднии гыйлмән»
«И, Раббым! Гыйлемемне арттыр» («Та Һа» сүрәсе, 114).
«Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән».
«Я, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде».
«Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии».
«И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш». («Та Һа» сүрәсе, 25-28).
Фото: https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев