Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Бәраәт кичәсендә гөнаһлар гафу ителә

13 февральдән 14енә каршы кичтә, мөселманнар Бәраәт кичәсен билгеләп үтә.

“Рамазан” мәчете имам хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов шул хакта сөйләде.

– Бәраәт сүзенең нәрсәне аңлатуын да әйтсәгез иде?
– Бәраәт гарәпчәдән чистарыну, пакьләнү, арыну дип тәрҗемә ителә. Аллаһка якынайта торган мөбарәк төн ул. Бәраәт кичәсендә гөнаһлар гафу ителә, тәүбәләребез кабул кылына. Быел ул озын төннәргә туры килә. Коръән укырга да, дога кылырга да, күп итеп зекерләр әйтергә дә, гөнаһларының ярлыкануын сорарга да, йокыңны да туйдырырга өлгерәсең. Аллаһы Тәгаләнең шушы нигъмәтеннән файдаланып калыйк. Нәфел намазларын, бигрәк тә тәһәҗҗүд намазын укыйк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу төндә тәүбә намазларын укыган. Сәхабәләр, шәкертләре, данлыклы мөселманнар җирләнгән зиратка чыгып, шунда алар өчен дога да кылган. Без дә шушы төнне мәрхүм булган якыннарыбызның гөнаһлары кичерелүен сорыйк. 

Пәйгамбәребезнең хәдисендә: “Һәр нәрсәнең асылы булган кебек, Коръәннең йөрәге – “Ясин” диелә. Бу кичтә “Ясин” сүрәсе уку да бик саваплы санала. Кайбер галимнәр аны өч тапкыр укырга киңәш итә. Аларның һәрберсен аерым ният белән укырга кирәк. Беренчесе озын, бәрәкәтле, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәтләр кылып уздыра торган хәерле гомер сорап укыла. Икенчесен күзгә күренгән һәм күренмәгән начарлыклардан сакласын һәм өченчесен хәләл маллар насыйп итеп, шуларның рәхәтен күреп, шөкрана кылып яшәргә язсын дип укырга киңәш ителә. Соңыннан тәсбих намазын уку да күркәм булыр.  

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ислам динендә биш мөбарәк кичә бардыр. Ул кичәләрдә Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте, әҗер-саваплары сансыз булыр һәм кылынган догалар кабул ителер. Алар: җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаете кичәсе, рәҗәб аендагы Рәгаиб кичәсе һәм шәгъбан аеның Бәраәт кичәсе”, – ди. Бу кичләрне игътибарсыз калдырырга ярамый, күп итеп тәүбә кылып, догалар кылырга иренмик. ИншәАллаһ, алар кабул булыр.

 – Бәраәт киченең догасы бармы?
– Өч тапкыр “Ясин” укыганнан соң, шушы доганы укырга кирәк: “Аллааһүммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии дивәәнил-әшкыйәә-и фәмхуһү вәктүб фии дивәәнис-сүгадәә-и. Вә ин күнтә кәтәбтә исмии сәгыыйдән фии дивәәнис-сүгадәә-и фәс̣бүтһү  фәиннәкә культә фии китәәбикәл-кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәә-ү вә йүс̣битү  вә гыйндәһү уммүл-китәәб” (“Йә, Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Дөреслектә, Син Коръәндә: “Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүхүл-Мәхфүздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәслек итәр”, –  дип әйтәсең”). Аллаһы Тәгалә барыбызга да шушы күркәм кичәне гыйбадәтләр, тәүбәләр кылып уздырырга насыйп итсен.

 https://shahrikazan.ru

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев