Бер намаз вакыты чыкканда анысын укып, вакыты керүгә, шундук икенче намазны укырга ярыймы?
Исламның икенче баганасы булып торган намазга бәйле бик күп сораулар бар. Сорауларга җавап эзләп, «Әл-Мәрҗани» мәчетеннән Айморат хәзрәт Хаҗиевка мөрәҗәгать иттек.
– Бу бик үк дөрес түгел. Бу хәйлә булыр. Коръәндә дә әйтелә: «Дөреслектә, мөэминнәр өчен намаз үз вакытында язылган». Намаз уку календарьлары бар. Намаз вакытлары билгеләнгән. Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына ирешергә теләсәк, һәр намазны вакытында үтәргә тиешле без. Әйтик, иртәнге намазны һәм өйләне ничек кушып укырга кирәк? Мосафир кешеләр өчен, әлбәттә, бер намаз чыкканда икенчесен уку (әйтик, ахшам белән ястү) рөхсәт.
– Намаз укыганда кыска дога урынына «Аятел көрси» укырга рөхсәтме?
– Намазда укылырга тиешле аять, сүрә, догалар бар. Адәм баласы, өйрәнгәнче, ул догаларны белми икән, башкаларын укып торса хәерле. «Мин белмим», – дип кенә ярамый. «Аятел көрси»не «Фатиха» сүрәсеннән соң укырга мөмкин, әмма аерым дога буларак – юк.
– Ашыкканда намазны ничек итеп укырга?
– Динебездә ашыгу хупланмый. Ашыгу ул – шайтаннан. Намазны эчке ышану белән, җиренә җиткереп, тыныч кына уку тиешле. Намазны ашык-пошык уку – мәкруһ, хупланмый торган гамәл. Әмма Адәм баласы бик ашыга, әйтик, ниндидер җитди эше бар икән, намазны сөннәтләрсез, тәсбихларсыз гына укырга рөхсәт ителә.
– Намазны казага калдыру тәртибен һәм аны үтәү турында аңлатсагыз иде. Күпләр, намазны җыеп укысаң да ярый, диләр бит.
– Көн дәвамында намазларны туплап, аларны кичкә генә җыеп уку – гөнаһ. Аллаһы Тәгаләнең вакытында укырга кушуына каршы килү бу. Шуңа күрә, белә торып, ялкауланып казага калдырып, аннары барысын да җыеп уку дөрес түгел. Әйткәнемчә, дингә әле генә аяк баскан кешеләргә, намаз укырга акрынлап тотынырга, бишесен дә вакытында үти башларга өйрәнергә кирәк.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев