Берәр җирең авыртканда укыла торган дога
Кыен хәлгә төшкәндә һәм берәр җирең авыртканда укыла торган догалар.
«Аллааһүммә ләә сәһлә илләә мәә җәгәлтәһү сәһләү үә әңтә тәҗегәлүлхәзнә изәә шиътә сәһлә». Мәгънәсе: «Әй, Аллаһ, дөньяда Син җиңел иткәннән дә һичбер җиңел эш юк, әгәр Син теләсәң, авыр хәлне дә җиңел итә аласың».
Берәр җирең авыртканда укыла торган дога:
Аллаһ илчесе галәйһи вә сәлләм әйткән: «Авырткан урыныңа кулыңны куеп, 3 тапкыр «Бисмилләһ» – Аллаһ исеме белән, дип әйткәч, 7 тапкыр болай дип кабатларга: «Әгүүзү билләәһи үә кудератиһи миң шәрри мәә әҗидү үә үхәәзиру». Мәгънәсе: «Мин сизгән һәм курыккан явызлыктан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенамын!»
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144830/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев