Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Биргән сүзеңдә тора алмасаң нишләргә?

Сорауларга Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирә.

–    Ипи, бала, әти-әни белән ант итәргә ярыймы?
–    Динебездә ул тыелган, бу – зур гөнаһ. Мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләнең исемнәре белән генә ант итәргә тиеш: алар – валлахи, билләһи, таллахи.

–    Биргән сүзеңдә тора алмасаң нишләргә?
–    Сүзеңдә һичшиксез торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: “Икейөзлелекнең өч сыйфаты бар: ялган сүз сөйли, биргән сүзендә һәм вәгъдәсендә тормый, әманәткә хыянәт итә”, ди. Биргән сүзеңдә тора алмасаң, ул кешедән гафу үтенеп, кисәтергә тиешсең. Сүзеңне үти алуыңа баштан ук шикләнәсең икән, гомумән вәгъдә бирергә кирәк түгел. 

–    Исламда тыелган һөнәрләр бармы?
–    Диндә тыелган гамәлләргә китерә торган бөтен һөнәрләр дә тыела. 

"Ш.К."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев