Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Дин күзлегеннән Яңа ел. Бәйрәм итәргә ярыймы?

Мөселманга Яңа елны каршыларга ярыймы-юкмы? Елның-елында бәйрәм якынлашкан көннәрдә әнә шул сорау бәхәс уята.

 

Балаларның Кыш бабайдан бүләк көтүе, чыршы тирәли әйләнүе дә – гөнаһ, дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Бу сүзләрнең кайсы дөреслеккә туры килә килә дә, кайсы арттырылган? Яңа елга бәйле сорауларыбызга «Иске таш» мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов җавап бирде.

– «Еллар, гасырларның алышынуы» дигән төшенчә диндә бар. Хәтта Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Гасырлар, заманнар белән ант итәм», – ди. Ягъни Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән гасырлар, еллар, фасыллар үзгәрә. Әмма елларның берсеннән берсенә күчү вакыты безнең динебездә бәйрәм булып саналмый. Бездә шәригатьтә билгеләнгән бәйрәмнәр бар. Шул бәйрәмнәрдән тыш без динебезгә башка бәйрәмнәр кертә алмыйбыз. Ул – җомга көне, Корбан һәм Ураза Гаетләре. Мәүлид ае, Кадер киче, Гарәфә көне кебек мөбарәк көннәр, төннәр, айлар бар. Ә менә Яңа елны каршылау бәйрәме безнең диндә каралмаган.

– Мөселман балаларына чыршы бәйрәмендә катнашу, әйлән—бәйлән уйнау, Кыш бабайдан бүләк алу – гөнаһмы?

– Бу безнең эшсезлегебез һәм ялкаулыгыбыздан тора. Әгәр без Корбан, Ураза гаетләрендә балаларыбызга бүләкләр алып кайтсак, бергәләп өйне бизәсәк, аларны шушы күркәм бәйрәмнәребезгә ияләндерсәк, ул вакытта баланың күңеленә: «Әти-әни безгә елга ике мәртәбә зур бәйрәм оештыра», – дип сеңеп калачак. Әмма бу эш безнең үткән заманнарда эшләнмәде. Шуңа күрә безнең балалар бакчада, мәктәптә Яңа ел алдыннан үткәрелә торган чыршы бәйрәмнәре, Кыш бабайдан бүләк көтү, әйлән-бәйлән уйнау рухында тәрбияләнде. Әмма балага катгый рәвештә: «Чыршы бәйрәменә барма, ярамый, гөнаһ, хәрам», – дип әйтү дә дөрес булмас. Әкрен генә үзебезнең дини бәйрәмнәребезне киңрәк җәелдерсәк, хәерлерәк булыр.

– Ел уңышлы булсын дип, бәйрәмдә бер—береңә ел символы төшерелгән сувенир, магнит бүләк итү дөресме?

– Юк, алар инде амулетка тиң әйберләр санала. Динебездә, ел уңышлы булсын дип, ниндидер сувенирлар бирешү бөтенләй хупланмый. Бу – ырым-шырым гына. Халык исә аңа бик тиз күнүчән. Без бар нәрсәне Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз. Тормышларның тыныч, тәннәрнең сәламәт, гаиләләрнең бәрәкәтле булуының төп сәбәпчесе – Аллаһы Тәгалә. Шуңа күрә ел алышкан вакытта, Яңа ел кичендә Аллаһтан: «Я Раббым, безгә киләсе елны хәерле, тыныч, бәрәкәтле кыл», – дип сорап, дога кыла алабыз.

– Димәк, Яңа елда бер—береңә теләк теләү дә гөнаһ түгел?

– Юк, гөнаһ түгел. Әмма бер-береңне: «Бәйрәм белән!» – дип түгел, киләсе елларыбыз хәерле, имин булсын иде, дип тәбрикләү хәерлерәк.

– Яңа ел алдыннан белгечләр елның нинди булачагын фаразлый башлый. Киләсе елга йолдызнамә төзелә. Аларга ышаныргамы?

– Йолдызнамә – йолдызларның безгә тәэсир итүенә ышану дигән сүз. Язмышыбызны да Аллаһы Тәгалә язмый, ә ул яралткан йолдызлыклар билгели булып чыга. Йолдызнамәләргә ышану безнең динебездә тыелган олуг гөнаһлардан санала. Йолдыз – үзе үк мәхлүм. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә безгә: «Мин җирдә һәм күктә булган бөтен планеталарны, йолдызларны яралттым», – ди. Шуңа күрә йолдызларны Аллаһы Тәгаләдән дә өстен куярга ярамый. Йолдызнамәләрне кем язган да, кем белгән, кем тикшергән соң? Аларда язылган һәр сүз – нигезсез мәгълүмат бит.

– Быел Яңа ел чараларын уздыру—уздырмау уңаеннан бәхәс купты. Халыкның бер ише аларны кирәк дип саный, икенче берләре: «Уйнап—көлеп йөрер чак түгел», – ди. Бу уңайдан сезнең фикерне дә ишетәсе килә.

– Бездә төрле заманнар булды бит инде. Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы вакытында да артистлар, егетләр янына барып, концертлар куеп, солдатларның күңелләрен күргәннәр. Шуңа күрә Яңа ел чаралары да халыкның күңелен күтәрү, бераз гына күтәренке рух бирү нияте белән үткәрелә, кирәктер. Әгәр халыкның күпчелеге: «Безнең хәзер уебыз бәйрәмдә түгел», – дип саный икән, аларга да каршы килеп булмый. Һәр кешенең – үз нияте. Яңа елны ничек каршы аласын да, аны гомумән бәйрәм итәргәме-юкмы икәнлеген дә һәркем үзе хәл итәргә тиеш.

Динә Гыйлаҗиева

https://vatantat.ru/2022/12/98275/

Рамия Гарифуллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев