Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Йөкле ханымга нинди догалар укырга кирәк?

Сорауларга Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирә.

–    Йөкле ханымга нинди догалар укырга кирәк?
–    Коръәнне укырга киңәш итәбез. Гарәпчә укый алмый икән, Аллаһы Тәгалә өчен иң кирәкле булган дога ул үз сүзләрең белән күңел түреннән чыгып әйтелгән дога.  

–    Төрле ташлардан, әйтик, гәрәбәдән ясалган муенсаны сәламәтлеккә файдасы бар дип тагу дөресме? Дингә каршы килмиме?
–    Традицион медицина аларның файдасын шаһитлык кыла икән, бу очракта кулланырга була. Әмма шунысын онытмыйк – шифа ул Аллаһы Тәгаләдән. Ниятегез дә дөрес булсын, таш булыша дип, Аллаһка ширек кылмагыз. Шул ук вакытта даруын да эчәргә, табиб кушкан башка дәвалану чараларын да кулланырга кирәк.   

"Ш.К."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев