Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

«Юганнан соң, мәетнең йөзенә карарга ярамый дигән сүз дөресме?»

“Кәфенлек һәм башка кирәк-яракларны күптән алып куйган идем инде. Шулар янына җавапнамә дә әзерләп куясы ди. Анда нәрсә язасы икән?” дип сорый бер көнне танышым. Нәрсә әйтергә дә аптырап калдым.

"Гаилә" мәчете имамы Әмир хәзрәт Исмәгыйлев белән күрешкәч тә, әңгәмәне шул сораудан башларга булдым.

– Хәзрәт, сез ул җавапнамәне күргәнегез бармы? Анда нәрсә дип язылырга мөмкин икән?
– Теге дөньяга киткәч, сиңа бернинди дә шпаргалка булышмый. Син анда биреләчәк сорауларга җавапны үзең белергә тиешсең. Мәрхүм кабергә күмелеп, аны озатучылар таралгач, мәет янына сорау бирүче ике фәрештә: Мөнкир белән Нәкир килер һәм түбәндәге сорауларны бирерләр: “Раббың кем? Динең кайсы дин? Пәйгамбәрең кем?” Иманлы кеше: «Раббым – Аллаһ, динем – ислам, пәйгамбәрем – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм», – дип җавап бирер. Ә имансыз мәет җавап бирә алмас.  Сез әйткән җавапнамә, имеш, шушы сорауларга җавап бирергә булышачак. Кайбер районнарда кәфенлек эченә җавапнамә куеп калдыру гадәте чынлап та бар. Элек аны үзләре язып утырсалар, хәзер ансатлашты – күчермәсен генә ясаталар.

– Юганнан соң, мәетнең йөзенә карарга ярамый дигән сүз дөресме?

– Динебез буенча, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә әйтелгәнчә, мәрхүмне юганчы да, юганнан соң да бер сәбәпсез карау тыела. Аны фәкать юган һәм кәфен кидергән кеше генә карый ала, әмма анда да төбәлеп-кызыксынып карарга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә сиңа җиңеллеген һәм оҗмахын бирсен дип дога кылып, мәрхүм белән аның йөзенә карамыйча гына да хушлашырга була.

 

https://shahrikazan.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев