Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Юлларда һәйкәлләр ник кирәк?

Юлларда һәлак булган кешеләр истәлегенә куела торган һәйкәлләр бик күп.

Дин ягыннан моңа нинди аңлатма бирәләр икән? Аның мәгънәсе нидә? Аларны бәлки шушы урында сак булырга кирәк дигән мәгънәдә куялардыр? Тик алай булганда, бердән, алар төнлә күренми; икенчедән, киресенчә, машина йөртүчеләрнең игътибарын гына җәлеп итәргә мөмкин; өченчедән, ул урыннарга юл билгесе яки элмә такта гына куеп булмыймы икән?

Илһам Ибраһимов. Әтнә.

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирә:

– Бездә халыкның дини яктан мәчеткә барып укыган өлеше бик аз, шуңа күрә һәркем  нәрсәдер уйлап таба, һәлак булган туганнары каршында ниндидер бер бурычым бар дип саный. Һәм еш кына бу ялгышуларга, исраф итүгә китерә. Кеше һәлак булган урында ниндидер такта, таш куюга динебезнең бер катнашы да юк. Гадәттә ташлар кабергә генә куела. Дәүләт автоинспекциясе болай да аварияләр еш булган урыннарга элмә такталар куя инде. Авыл хуҗалыгы җирләренә туры килгәндә дә комачаулык тудыра бит әле ул. Шуңа күрә бу эш һәркемнең теләгенә карап кына башкарылырга тиеш түгел дип саныйм.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/152050/
© Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев