Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Кәфен теккән энәне нишләтергә?

Үлемгә әзерлек, мәет озату турында остаз, ислам һәм гарәп теле нигезләре мөгаллиме Артур хәзрәт ГАБДУЛЛИН фикерләре, җаваплары.

- Әгәр мәет моргтан соң гына кайтарылып юылса, кояш батканчы җирләнмәсә, аны икенче көнне кабат юаргамы? 

– Юк, юарга кирәкми. Моргтан алып кайттылар, юдылар, җирләргә өлгермәдегез, ди. Иртән җирлисез инде. Мәетне мөмкинлек булганча иртәрәк җирләргә кирәк, әлбәттә. Әмма тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. 

– Җирләү вакытында үзеңне ничек тотарга? Гүр сәдакасы өләшәсеме? 

– Мәетне өйдән алып чыгып, зиратка алып киттеләр, ди. Мәетне җәяү алып барган очракта, кычкырып, сөйләшеп барасы түгел. Тынычлык сакларга кирәк. Барган вакытта, пышылдап кына, Аллаһны зикер итәргә кирәк. Мәетне гүргә иңдергәч, җеназа намазы укылгач, ямьсез күренешләр белән очрашкан бар. Әйтик, озатырга килгән кешеләр мәзәк сөйләп, тәмәке тартып, юк сүз сөйләшеп, сүгенеп тора. Бу бер дә килешми. Кеше соңгы юлга озату, ахирәт, үлем төшенчәләренә тиешенчә игътибар бирми. Җирләдек – бетте. Оныттык. Ләкин үзеңне болай тоту дөрес түгел. Кеше зиратка барган саен үлем турында, кабер сынаулары, сорау алулар турында уйланырга тиеш. Зиратка барып уйлану йөрәкне йомшарта. Гүр сәдакасы димәктән. Ислам динендә андый гамәл юк. Хәдисләрдә дә, сәхәбәләрдә дә моңа бәйле мәгълүмат юк. Мәгълүмат юк икән, аның дингә катнашы юк, дибез.

– Мәет чыккан өйне тулысынча җыештыру нәрсә белән аңлатыла? 

– Өй юу халыкта гадәт буларак таралу алган. Кеше ахирәткә күчкәч, аны озатырга кеше җыела, күршеләр керә, туганнар кайта, дигәндәй. Өйдә кеше күп була. Идәндә пычрак эзләр дә калырга мөмкин. Әлбәттә, пычракларны сөртеп, юып аласың инде. Ләкин өйне тулысы белән юарга, дигәннән… Әгәр дә кешенең йогышлы, авыр чирләре, инфекцияләре булмаса, моңа нинди ихтыяҗ бар? Чирләп, кеше озак вакыт урында яткан булса, әлбәттә, юып җыештыруны башкарасың. Идәнне түр башыннан юаргамы, ишек тупсасыннан башларгамы – монда да бәхәсләшергә кирәкми. Кешегә ничек уңайлы, шулай юа.

– Кәфен теккән энәне нишләтергә?

– Бернәрсә дә эшләтмисез. Гадәти тормышта кулланасың. Алдың, тектең, урынына куйдың. Халык ырым-шырымга ышанып, үз тормышын катлауландырмасын.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/161812/
© Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев