Ислам әдәпләре буенча кич белән чүп түгәргә ярыймы?
Сорауга җавап.
Сорауга Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.
«Рәсүлебез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһивәсәллам әйтә, кич белән ахшам кергәч, җен-пәриләр чыга. Аларның торган җирләре – пычрак урыннар. Ул – мунчалар, бәдрәфләр, чүп-чар ята торган җирләр. Шуңа күрә, кояш баегач, анда барып чүп ташлау, әлбәттә, бик үк дөрес булмас. Кояш батканчы моны хәл итеп бетерегез. Үзегезне саклагыз. Башка мөмкинлек булмаса, пөхтә генә иттереп китереп куеп, «Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим» дип әйтегез. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә һәрберебезне шушы пычрактан сакласын», – ди хәзрәт.
фото: https://tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев