Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Кире алып булмый: «Нәзер әйткәндә бик сак булырга киңәш ителә...»

- Бер көнне кызган баштан начар нәзер әйттем. Бу – гөнаһмы?

-  Бер көнне кызган баштан начар нәзер әйттем. Бу – гөнаһмы? (Ватаным Татарстан)

– Начар эшләр, начар ният белән нәзер әйтергә ярамый. Нәзер – фарызга якын  ваҗиб гамәл. Шуңа күрә кеше нәзер әйткән икән, бу аның өстендә олы бурыч, йөкләмә булып тора һәм ул аны һичшиксез үтәргә бурычлы. Юкса, ул аңа гөнаһ булып язылачак. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарыла торган яхшы, изге гамәлләр генә нәзер итеп әйтелергә тиеш.

– Нәзерне күпме вакыт аралыгында үтәргә кирәк?

– Нәзерне фәлән вакыт эчендә үтәп өлгерергә кирәк, дигән билгеле бер таләп юк. Шулай да аны мөмкин кадәр тизрәк үтәсәң, яхшырак. Тик кеше нәзер әйткәндә, төгәл бер вакыт аралыгын әйтә икән, ул нәзерен шул вакыт эчендә эшләргә тиеш. Әйтик, адәм баласы: «Рамазан аенда ураза тотам», – дип нәзер әйткән булса, ул нәкъ шушы айда ураза тотарга бурычлы.

– Әтиебезнең исән чакта әйткән нәзере бар. Әмма ул аны эшләргә өлгермәде. Хәзер моны без башкарырга тиешме? Ул нәзер безнең өстә каламы?

– Әйе, кеше билгеле бер сәбәпләр аркасында нәзерен үти алмаса яки вакытсыз бакыйлыкка күчсә, бу кешенең өстендә гөнаһ булып калмасын өчен, аның исеменнән бу нәзерне туганнары эшләргә тиеш. Нәзер үти алмау кебек күңелсез очракларны булдырмас өчен, кеше үз өстенә булдыра алырлык бурычларны гына йөкләргә тиеш. Эшли алмыйсың икән, нәзерне бөтенләй әйтмә.

– Нәзер әйтеп, ул хакта онытсаң, нишләргә?

– Адәм баласы нәзер әйткән икән, ул тиз арада бу хакта якын кешесенә җиткерергә, бу хакта белгертергә тиеш. Бу кеше гөнаһка ирешмәсен өчен кирәк. Ул онытып җибәргән очракта туганы, дусты, якыны аңа әйткән нәзере турында искә төшерерлек булсын. Нәзерне онытасың икән, аны искә төшереп, төш керергә мөмкин. Аллаһы Тәгалә шул рәвешле адәм баласын гөнаһтан саклап калырга тырыша.

– Үтәлмәгән нәзере булган кеше җан бирә алмыйча тилмерә, диләр. Бу чынлап та шулаймы икән?

– Бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Теге дөньяга күчкәндә, адәм баласы билгеле бер авырлыклар кичерә. Бу табигый. Шуңа күрә кеше үтәлмәгән нәзере аркасында җан бирә алмыйча ята дип уйларга кирәкми.

https://vatantat.ru/news/kire-alyp-bulmyi-nazer-aitkanda-bik-sak-bulyrga-kinas-itela-105685

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев