Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Коръән ашында өстәлгә чәнечке куярга ярамый?

Көндәлек тормышта дингә кагылышлы сораулар бик күп. Сораулар белән Мөдәррис хәзрәт Гыймрановка мөрәҗәгать иттек.

-Имеш, Коръән ашында өстәлгә чәнечке куярга ярамый икән. Нигә икәнен аңлатып бирүче дә булмады, әмма өстәлгә чәнечкесен дә куймадылар. Ни өчен шулай эшләргә кирәк икән?

– Мондый шаккатмалы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Моны эшләргә ярамый дигән кеше аның катгый дәлилен дә китерергә тиеш. Чәнечке  ул – кулга тотып ашау өчен уңайлы савыт-саба. Элек ул булмаган. Коръән ашында чәнечке куярга ярамый дигән сүз дә шуннан киткәндер, бәлки. Дини яктан караганда, аш үткәргәндә өстәлгә чәнечке куюның бернинди зыяны да, кимчелеге дә юк. Коръән укыган кешегә дә, Коръән укып багышлауга, догага да аның бернинди зыяны тими. Шуңа күрә бу – нигезсез тыю.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/148048/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев