Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Күз тиюгә каршы тәнгә әйбер тагу дөресме?

Күз тиюне булдырмау өчен, тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш.

Күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән-Кәримнән сүрәләр уку.

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы «Фәтихә», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре, «Аятел-Көрси» һәм «Каләм» сүрәсенең 51 нче аяте укыла. (“Дин вә мәгыйшәт” китабыннан)

Әюбнең авырган вакытта кылган догасы: «Әннии мәссәнийәд-дурру үә әңтә әрхәмүрраахимииин» («Раббым! Бу авыру мине сырып алды. Син исә мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе»). («Әнбия /Пәйгамбәрләр/» китабыннан)

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев