Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

«Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзен еш әйтегез

Ислам дине «Ләә иләәһә илләл-лааһ» – «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер зат та юк» дигән сүзгә корылган.

«Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзенең мәгънәсе
Аллаһ Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрне дә шушы сүзнең мәгънәсен кешеләргә аңлату өчен җибәрде. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Сиңа (Мөхәммәд пәйгамбәргә) хәтле Без бер илчене дә: «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы Зат юк, Миңа (Аллаһка) гына гыйбадәт кылыгыз», – дип вәхи иңдермичә торып (кешеләргә) җибәрми идек» (Әнбия – 25). 

Бу сүзнең мәгънәсен аңлаган һәм шуның буенча яшәгән кеше бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле була. Әбү Һүрайра (р.г) әйтә: «Әй Аллаһның илчесе! Кыямәт көнендә кешеләр арасыннан кем синең шәфәгатеңә лаек булачак?» Мөхәммәд (с.г.с) әйтте: «Әй Әбү Һүрайра! Мин инде бу турыда миннән беркем дә сорамас дип уйлаган идем? Кыямәт көнендә кешеләрдән шәфәгатемә «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзен  ихлас йөрәктән әйткән кеше лаеклы булачак» (Бохари).

Әл-Хәфиз ибн Раҗәб әйтә: «Ләә иләәһә илләл-лааһ» – Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер зат та булмауны аңлата. «Иләһ» – ул кешеләр аны чиктән тыш зурлый, ярата, курка, өмет итә, аңа хәҗәтләрне үтәүне сорап дога кыла, түбәнчелек күрсәтеп аңа буйсына торган зат. Бу гамәлләрнең барысына да Аллаһ Тәгалә генә лаеклы. Әгәр дә берәр кеше бу нәрсәләрне башка затка багышласа, ул Аллаһка тиңдәш кылган була. Мәсәлән, әгәр дә ул пәйгамбәрләрдән, үлгәннәрдән, каберләрдән, фәрештәләрдән, бөтиләрдән ярдәм итүне, шифа бирүне, бәла-казадан саклауны сораса, аларга ялварса, афәтләрдән саклый дип уйласа, ул «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзенең мәгънәсен аңламаган була.
«Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзе ике өлештән тора: инкяр итү һәм раслау.

1) «Ләә иләәһ» – дип без бер затның да чиктән тыш олылап, яратып, куркып гыйбадәт кылырга лаеклы түгеллеген инкяр итәбез. 
2) «Илләл-Лааһ» – «Аллаһтан башка» дип, гыйбадәт кылырга бары тик Аллаһ Тәгалә генә лаеклы булуын раслыйбыз. 

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев