Мәеттән салдырган алканы тагарга ярыймы?
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мәеттән салдырган алканы тагарга ярыймы?

Сорауга «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.

– Мәетне ерак юлга алып чыкканда, мәет булган машинаны узып кайтырга ярыймы? – Әлбәттә, юлда булганда, ашыккан вакытта мәет машинасын узарга ярый, иншаллаһ. Моның гөнаһы юк. Юлда башкача булмый. Мәетне күтәреп барган вакытта исә аны узып китмәү хәерлерәк.

– Әнием мәрхүм әбиемнең алкасын миңа бирде. Мәеттән салдырган алканы тагарга ярыймы? – Әлбәттә, ярый. Аннан куркырга да, шикләнергә дә кирәкми. Моның бер гөнаһы да юк.

"В.Т."

Фото: Рамия Гарифуллина
 


Нет комментариев