Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мөселманнарга кешбэк кулланырга ярыймы?

Мөселманнарга кешбэк (түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару) куллану рөхсәт ителәме?

Сорауга  «Иман нуры» мәчетенең икенче имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин җавап бирде. 

– Кешбэк ул, әлбәттә, безнең өчен яңа, заманча әйбер булып тора. Шуңа күрә аның хөкеме турында галимнәр арасында төрле фикерләр бар. Аларның бер ише аны кулланырга ярый ди, кемдер хәрам ди. Ләкин пәйгамбәребезнең сүзләрен истә тотарга кирәк.

«Дөреслектә, хәләл нәрсәләр ачык, хәрам нәрсәләр ачык, һәм алар арасында шикле әйберләр бар, алар хакында күп кешенең аңлавы юк. Шикле әйберләрдән сакланучы, үз динен һәм намусын саклап калу өчен, аннан ерак булыр, ә шикле әйберләр белән шөгыльләнүче хәрам эшләргә дә кереп китәр…» – ди ул.

Димәк, ялгыш хәрамга кереп китмәс өчен, андый әйберләрне кулланмый торсак хәерле булыр.

https://vatantat.ru/2023/01/102347/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем картада булгач кая куярга тиеш мин аны?