Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мунчада яратышу гөнаһмы?

Мунча керү әдәбе нидән гыйбарәт? Мунчада нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый? Безне кызыксындырган сорауларга «Әл—Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов җавап бирә.

– Мунча кергәндә дин ягыннан үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшереп үтик әле.

– Мунчада кеше җиңеләеп, аруларын бетерә, тәнен пакьли. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә эссе мунчада утырып, ял итүне хуп күрә. Шәригатебездә мунчага керүнең үз кагыйдәләре бар. Әйтик, мунчага кергәндә, ишек алдында ук кеше: «Бисмилләһ! Әй, Раббым! Мине ир һәм хатын җенесеннән булган шайтаннарның явызлыгыннан сакла!» – дигән дога укырга тиеш. Мунчадан чыкканда: «Раббым, мине гафу кыл!» – дип әйтү хәерле. Адәм баласы мунчага кергәндә сул аяк белән керә һәм уң аяктан атлап чыга. Тагын бер кагыйдә: мунчада гаурәт урыннары каплаулы булырга тиеш. Ир белән хатын мунчада юына икән, алар тулысынча чишенеп юынса да ярый. Ир-егетләр аерым, хатын-кызлар аерым, әни белән кыз, әти белән малай, әби белән онык, апа белән сеңел мунча кергән очракта да гаурәт урыннары капланган булырга тиеш. Әйтик, 3–5 яшьлек баланы мунчага юындырырга алып керәсез икән, сезнең гаурәт урыннарыгыз күренмәсен иде. Ир-атларның һәм хатын-кызларның бергәләшеп мунча керүе рөхсәт ителми! Моңа өстәп мунчада Коръән, дога, намаз укырга рөхсәт ителми.

– Мунча эчендә кәеф—сафа корып утыру ни дәрәҗәдә дөрес? Әйтик, күпләр анда сыра, хәмер эчеп утырырга ярата бит.

– Күңел ачуны тыю турында шәригатьтә бер ни әйтелми. Дуслар белән аралашып, ял итәргә тели икән, каршылык юк. Ә менә сыра, хәмер эчүләр динебездә катгый тыела. Раббыбыз билгеләгән кысадан чыкмыйча, хәләл рәвештә җанга-тәнгә ял бирү диндә хуплана.

– Мунчада яратышу турында динебез нинди фикердә?

– Бу – бик четерекле сорау. Монда ярый-ярамый дип кенә әйтеп булмый. Никахлашкан парларның җенси мөнәсәбәткә керүе хайвани инстинктларны басу, вакытлыча ләззәт алу өчен генә булмый. Шәригатебездә моңа бәйле билгеле бер тиешле әдәпләре, хәтта догалары һәм әҗере дә бар. Раббыбыз әйтә: «Хатыннарыгыз сезгә игенлек (пашня) урыны, үзегез теләгән яктан игенлекләрегезгә килегез! <…> Хатыннарыгыз белән эш кылганда яхшылыкны үзегез башлап кылыгыз, якынлык кылырга да үзегез башлагыз, бисмиллә әйтегез, Аллаһтан изге бала сорагыз!» Никахлы ир белән хатынның бергә хәләл рәвештә мунчада яисә саунада якынлык кылуы динебез тарафыннан тыелмый. Әмма бу гамәлләрдән ераграк торсак, хәерлерәк.

Әгәр дә адәм баласы мунчада бу гамәлне кылырга тели икән, моның өчен махсус догасын укырга тиеш: «Бисмилләһи. Әллааһүмма җәннибнә-шәйтаанә вә җәнниби-шшәйтаанә мәә разәкътәнә». Доганың тәрҗемәсе болайрак: «Аллаһ исеме белән. Йә Аллаһым, безне һәм безгә бүләк итеп биргән баланы шайтаннан сакла». Әлеге доганы фәкать мунчага кергәнче, мунча ишеге алдында ук укырга кирәк. Гомумән, диндәге кеше җенси якынлык кылганда бу доганы белеп торырга тиешле.

Дәвамы бар. 

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147588/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев