Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Намаз укыганда хатын-кыз ир-аттан арттарак басып торырга тиешме?

Тормыш иткәндә, адәм баласының теге яисә бу мәсьәләгә бәйле соравы тумый калмый. Аларга дин күзлегеннән дә карарга өйрәнеп барабыз. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга Раил хәзрәт Фәйзрахманов ачыклык кертте.

Һичшиксез, бу – пәйгамбәребез (с.г.в.) әмере. Ә аңа бу хөкемне Аллаһы Тәгалә җиткерергә кушкан. Хатын-кызга ир-атка караганда тыйнаграк булырга кирәк. Динебездә әйтелә: «Ир-атларга иң хәерле саф – алда, хатын-кызларга – артта».

Хикмәте шунда: Аллаһы Тәгалә ир-атларны шулай яраткан: аларга гүзәл затларга карата мәхәббәт салган. Хатын-кыз янында булганда ир-атның шәһвәте уянырга, аның турында уйларга мөмкин. Бу исә уйны гыйбадәттән аера. Фетнәдән ерагайту, Аллаһы Тәгалә гыйбадәтеннән аермау өчен, шулай тиешле.

Бу хатын-кызны түбәнсетү түгел, ә гыйбадәтне тагын да камилрәк итеп үтәү өчен кирәк.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев