Намаз укымаган кешенең уразасы дөресме?
Сорауга «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
- Намаз укымаган кешенең уразасы дөресме?
- Дөрес, ләкин намазны да укырга тырышырга кирәк. Ураза да, намаз да - Аллаһының фарызы.
- Рамазан аенда тәравих намазын уку мәҗбүриме?
- Тәравих намазын уку - сөннәт. Мәчеткә төнге намазларга йөрергә тырышырга кирәк, анда барырга мөмкинлек булмаса, өйдә дә укырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев