Намаздан соң тәсбих тарту мәҗбүриме?
Сорау-җавап
Укучыбыздан килгән әлеге сорауга "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә, дип яза "Шәһри Казан".
- Баштарак фарыз һәм сөннәт гамәлләргә ачыклык кертик. Фарыз ул - Аллаhы Тәгалә тарафыннан боерылган гамәлләр. Аларны вакытың, теләгең бармы-юкмы, һичшиксез үтәргә тиешсең. Аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаhлы булыр. Ә сөннәт ул - үтәсәң - савап, үтәмәсәң, гөнаһ саналмый торган гамәлләр. Дисбе тарту исә сөннәт санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең һәр намазыннан соң тәсбих тартуын беләбез. Без дә аңардан үрнәк алырга тиешбез. Әгәр дә инде вакытың булмаса, каядыр соңга каласы булсаң, тәсбих тартмасаң да ярый, гөнаһлы булмыйбыз.
http://agryz-rt.ru/news/islam-nuryi/namazdan-so-tsbikh-tartu-mbrime
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев