Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Ни өчен йоклаганда аяклар кыйбла ягына карарга тиеш түгел?

Сорауларга “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә.

–    Хәзрәт, йокларга без ничек әзерләнергә тиеш?
–    Йоклар алдыннан Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтләреннән булган “Аятел-көрси”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен өчәр тапкыр укып, тәнеңне сыпыру күркәм гамәл санала. Аерым догасы да бар: “Бисмилләһи әмүтү үә әхйә” (Әй, Аллаһ! Синең исемең белән үләм, синең исемең белән уянам). Тәһарәт алып уң якка яту шулай ук сөннәт санала. 

–    Ни өчен йоклаганда аяклар кыйбла ягына карарга тиеш түгел?
–    Бердән, хәнәфи мәзхәбе буенча ул әхлак нормаларына каршы килә. Икенчедән, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм йөзен кыйбла тарафына куеп йоклаган. Һәм без мөселман кешеләре аның тормышын, гамәлләрен үзебезгә үрнәк итеп алырга тырышабыз. Галимнәрнең сүзләренә караганда, аякларны кыйблла ягына куеп яту Аллаһы Тәгаләнең Кәгъбәтулласына хөрмәтсезлек  күрсәтү кебек килеп чыга. 

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев