Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Онытылып берәр нәрсә ашасаң, ураза бозыламы?

Сорауга -җавап.

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында ураза тотканда ялгыш берәр нәрсә капкан очракта нишләргә икәнен аңлаталар.

Онытылып берәр нәрсә ашасаң, ураза бозыламы? «Кечкенә балам ризыгын кире чыгарып утырды. Ник ашамый, әллә тозлымы икән дип, бер кашык ботка кабып карадым. Берничә минуттан гына уразада булуым искә төште. Хәзер нишләргә инде? Уразам бозылган буламы?» – дигән сорау килгән каналга.

Юк, бу очракта уразагыз бозылмый, дәвам итеп тотып бетерергә кирәк. Әмма уразалы булуыгыз исегезгә төшү белән, ашаудан туктарга кирәк, – дип җавап биргәннәр төркемдә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar

фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев