Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Өшкерүчеләргә бару гөнаһ саналмыймы?

Тормыш иткәндә, адәм баласының теге яисә бу мәсьәләгә бәйле соравы тумый калмый. Аларга дин күзлегеннән дә карарга өйрәнеп барабыз. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга Раил хәзрәт Фәйзрахманов ачыклык кертте.

Юк, гөнаһ түгел, бу рөхсәт ителә. Әмма үз-үзеңне өшкерү хәерлерәк. Хәзер бу хакта китаплар да бар. Коръән аятьләрен телефоннан да, компьютердан да ачып тыңлый алабыз, әлхәмдүлилләһ.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә шундый сүзләр бар: «Җәннәткә хисапсыз керүчеләр – өшкерү өчен башкаларга мөрәҗәгать итмәүчеләр». Әмма бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: хәзерге көндә дини кырыгалдарлар да күбәйде.

Дин дип, үзләренең мәкерле эшләрен кылалар, Коръәндә, хәдисләрдә булмаган әфсеннәр уйлап табалар, дәвалыйбыз, диләр.

Моны кәсепкә әйләндерәләр. Өшкерүчеләргә барыр алдыннан, башта җентекләп тикшерергә кирәк: алар, чынлап та, Коръәнгә мөрәҗәгать итәме?

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев