Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Рамазан якынлаша: уразага ничек әзерләнергә?

Рамазан ае якынлаша. Мөселманнарның зарыгып көтеп алган, гөнаһлардан чистарыну, яңару, яхшыракка үзгәрү ае. Рамазан һәрберебез өчен дә шундый бәрәкәтле ай булсын, көне буе ач тору михнәтендә түгел, ә рәхәт, җиңел үтсен өчен уразага ничек әзерләнергә соң?

Кемнәр ураза тотарга тиеш соң? Шәригать буенча ураза тотуның төп өч шарты бар:
1. Мөселман булу.
2. Сәламәт акыллы булу.
3. Балигъ булу.
Димәк, үзен мөселман дип санаган һәр балигъ кешегә ураза тоту – фарыз. Тотмаган очракта, гөнаһлы буласың.

«Бәкара» сүрәсе, 183нче аятендә (2:183) болай диелә: «Әй, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!»

Шулай ук ике фарыз шарт аерып күрсәтелә. Болар – авырмау һәм сәфәрдә булмау. Авырган кешеләргә, бәби көтә торган хатын-кызларга, сәфәрдә булучыларга ураза фарыз түгел, ягъни тотмасалар да ярый.

Сәфәрдә булучыларга уразаны калдырмасалар, хәерлерәк булачак, ди шәригать белгечләре. Авыру мәсьәләсендә исә мондыйрак фикер: әгәр дә кеше грипп, салкын тию кебек чир эләктерә икән, ул калган уразаларын казага калдырып тора. Әгәр дә кеше диабет, кан басымы кебек гел дару эчеп тору белән бәйле авырулардан интегә икән, ул тотылмаган уразасыннан фидия чыгара, ягъни мохтаҗларны ашата.

Төп ният – Аллаһы ризалыгы өчен фарыз гамәлне үтәү – ураза тоту. "Тотып булырмы, кыен булырмы", – дип шикләнмик. Көн озын була дип тә борчылырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә җиңеләйтүче ул. Ул үзе ярдәм итә.

Рамазанга әзерлек ураза гаете үткәннән үк башлана инде ул. Рамазан бәрәкәтен сакларга тырышудан, бу айдагы гамәл-гыйбадәтләребезне башка айларда да дәвам итүдән. Һәр Рамазан ае безнең өчен яңа рухи баскычка күтәрелү кебек булсын иде.

Әзерлек дигәндә, Рамазанга кадәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоту бик саваплы. Ул организмны әзерләргә дә ярдәм итә. Ният дигәндә көн саен сәхәрдә ният догасын укыйбыз. Әмма аны укымасаң да була. Чөнки ният күңелебездә бит. Сәхәр ашау үзе үк ният бит инде.

Табиб киңәше.

Сәхәр-ифтарга сыйфатлы май һәм аксымлы ризыклар ашарга тырышыгыз.

Пешкән ризыклар, баллы ризыклар кулланмаска кирәк. Майлардан зәйтүн, кокос маена, терлек майларына, каймакка өстенлек бирегез. Ифтарга шуларны кулланып ризыклар әзерләгез. Күбрәк яшеллек (суган, укроп, петрушка, салат һ.б.) ашарга тырышыгыз. Углеводларны чикләгез. Хәтта боткалар ашарга да киңәш итмим.

Су эчүгә аерым игътибар булырга тиеш.  ифтар вакыты җиткәч ярты сәгать дәвамында (кунакта булсагыз, 15 минут булса да) аз-азлап су эчеп утырырга киңәш ителә.  Шунда ук ач карынны ашау белән тутырмаска кирәк.

Рамазан аена дөрес ният белән кереп, бу айның бөтен бәрәкәтен, рәхәтен, савабын тоя алсак иде. Ураза вакыты күркәм гамәлләре, рәхәт сәхәрләре һәм ифтарлары, күңелле очрашулар, ихлас гыйбадәт белән истә калырлык булсын.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан якынлаша