Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

“Рамазан” сүзе нәрсәне аңлата?

«Рамазан» дигән сүз “кыздыра, көйдерә торган эсселек” дигән мәгънәне белдерә.

Бу изге айның шулай дип аталуның сәбәбе: ай буе гыйбадәт кылып, көндез ашаудан-эчүдән тыелып, изгелектә йөргән кеше ахырда зур савапларга ирешә, саваплар күплегеннән, булган гөнаһлар янып, юк ителә.

Аның икенче аңлатмасы да бар: бу айда ураза тоту җәйге челлә вакытында әмер ителгән булган, шуңа бу айны “рамазан” ягъни “яндыручы эсселек” дип йөртә башлаганнар.

Ә сез “рамазан” сүзенең мәгънәсен белгән идегезме?

Раббыбыз Аллаһ Рамазан аен барыбызга да гамәл-гыйбадәттә үткәреп гөнаһларыбызның гафу ителүенә, гыйбадәтләребезнең кабул ителүенә ирешергә насыйп итсен”, - дип яза “Татар хәзрәтләре”.

"Кызыл таң" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев