Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Самолетта очканда намазны ничек укырга?

Берәр кая самолет белән очрарга туры килсә, намаз вакыты җиткәч, намазны ничек укырга була соң?

Самолет җиргә утырганда намаз вакыты әле чыкмаган булса, намаз самолеттан төшкәч укыла.

Әгәр самолетта очу вакытында намаз вакытлары да керә икән, намазны, борт хезмәткәрләре белән сөйләшеп, кыйблага карап, басып укырга тырышырга кирәк. Мондый намаз дөрес була һәм аны каза кылуның кирәге калмый.

Самолет хезмәткәрләре басып укырга рөхсәт бирмәсә, намазны утырган килеш укырга, ә сәҗдәләрен тулысынча башкарырга кирәк.

Әгәр болай да уку мөмкинлеге юк икән, креслода утырган килеш укыла, рокугъ, сәҗдәләр ярым бөгелеп кенә башкарыла. Бу рәвешле укылган намазны самолеттан төшкәч кабаттан укырга кирәк булачак — намазның дөрес булмау куркынычы бар, чөнки кыям намазның рөкеннәреннән санала, ягъни мәҗбүри өлеше. Ә намазның рөкеннәрен бары авырган кешегә генә калдырырга ярый. Башка вакытта намазны бөтен шартларын саклап укырга кирәк.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев