Сүрәләрне яттан күбрәк белгән саен, җәннәттәге дәрәҗәң шуның кадәр югары булачак
Һәр мөселман кешесе гыйлем алырга тиеш.
“Ирек” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев белән Коръән уку фазыйләтләре һәм аның хаклары турында сөйләшәбез. («Шәһри Казан»)
– Хәзрәт, фарыз гамәлләрдән кала иң хәерле гыйбадәт ул кайсы?
– Һәр мөселман кешесе гыйлем алырга тиеш. Динебездә гыйлемнең чыганагы булып исә Аллаһы Тәгаләнең китабы Коръәни-Кәрим тора. Коръән иң камил Китап ул. Аның башка китаплардан бөеклеге Аллаһның бөтен мәхлукат дөньясыннан өстен булганлыгы кебек. Аңа тиң китаплар юк бу дөньяда, һәм аны уку да хәерле гамәл санала. Иң бөек дәрәҗәдәге кеше булырга телибез икән, Коръәнне укыйк.
– Мөселман кешесе өчен аның хаклары уку белән генә чикләнмидер…
– Укып кына калмыйча, аның белән гамәл кылырга һәм башкаларга да өйрәтергә тырышырга тиешбез. Әмма уку дигәндә, мәгънәсен аңлап уку мөһим. Тагын бер хакы – кайда гына булсак та, өйдәме, мәчеттәме, Коръәнне укыганнарын ишетәбез икән, аны тыңлау. Намаздан соң мәчеттә Коръән иң күбе ике минут укыла, әмма кайбер дин кардәшләребезнең сабырлыгы бетеп, тизрәк чыгып китү җаен карый. Без бит белмибез, бәлки ул тормышыбызда соңгы тапкыр Коръәнне тыңлау булыр. Югыйсә изге китапны укыганда да, тыңлаганда да күңелләребез тынычлана, тормышыбызга бәрәкәт иңә. Шулай ук «Фуссыйләт» сүрәсендә Раббыбыз Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә: «Әйт, Ул (Коръәни-Кәрим) иман китерүчеләргә һидаять вә шифа», – дип әйтә. Аның рухыбызга гына түгел, тәнебезгә дә шифасы бар.
Пәйгамбәребезнең “Тирмизи” җыентыгында килгән бер хәдисендә: “Коръән укыган вакытта һәр хәреф саен бер изгелек язылыр, һәр изгелек өчен ун әҗер-савап бирелер. Мин әйтмим «әлиф-ләм-мим» бер хәреф дип. «Әлиф» – бер хәреф, «ләм» – икенче, «мим» – өченче хәреф”, – диелә. Ягъни әлиф-ләм-мим дидең, утыз савап алдың. Ә тыңлаган кешегә бер хәрефе өчен бер савап языла. Димәк, мәчеттә Коръән тыңлап кына да үзегезгә савап алып кайтып китәсез. Гаҗәеп бит: намаз укыганга да, вәгазь тыңлаганга да, бер-беребезгә елмаеп сәлам биргәнгә дә, хәл сорашучыларга әлхәмделилләһ дип җавап биргәнгә дә савап языла. Болар барысы да мәңгелек тормышыбыз өчен әзерлек. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тагын бер хәдисендә: «Коръәнне укыгыз, чөнки кыямәт көнендә ул укучыларына шәфәгатьче булыр», – диелә (имам әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
фото: Татар-информ
https://shahrikazan.ru/news/din/suralarne-iattan-kubrak-belgan-saen-annattage-daraan-sunyn-kadar-iugary-bulacak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев