Тәнгә дини сүзле татуировка ясатырга телим. Бу гөнаһ саналамы?
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Тәнгә дини сүзле татуировка ясатырга телим. Бу гөнаһ саналамы?

Кайчагында көндәлектәге мәсьәләләргә дә дин күзлегеннән карау зыян итмәс. Сәхифәбезне бу юлы укучыларыбызны борчыган сорауларга җавап эзләүгә багышладык. Сорауларга Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирде.

– Аллаһы Тәгалә тәнебезне камил кылды. Без исә аңа рәсемнәр төшереп, үзгәрешләр кертергә тиеш түгел. Бу дин буенча тыелган. Әгәр дә кеше Аллаһ, Коръән яисә Пәйгамбәребез (с.г.в) сүзен тәненә төшертеп, шушы тән белән мунчага, бәдрәф ише җирләргә керә икән, бу өстәмә гөнаһ булып та языла әле. Дини генә түгел, башка төр татуировка да ясалмаска тиеш.

"В.Т." сайтыннан

Фото: "Заман сулышы" архивыннан


Нет комментариев