Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Тәсбихны кешегә күрсәтеп тарту дөресме?

Тәсбих тарту – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте. Намаз укыганда да, Коръән ашларында, мәет саклаганда да һәр мөселманның кулында ул.

Сорауларга Лаеш шәһәрендәге Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.

– Иң элек тәсбих тартуның тәртибен аңлатып китсәгез иде.

– Аның аерым бер тәртибе юк. Иң мөһиме – тәсбихны тавышсыз, эчтән генә, ихлас итеп, ашыкмыйча гына әйтергә кирәк. Тәсбих тартканда телебез белән әйтеп, шуны күңелебез аша үткәрергә кирәк. Ашыгып әйтсәң, ул дөрес булмый. Бу очракта савабы аз була. Ул кабул да булмаска мөмкин. Хәтта тәсбих тарту ул – бик саваплы гамәл. Ник дигәндә, Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Мине искә алыгыз, мин дә сезне искә алырмын», – дигән. Икенче бер хәдистә: «Аллаһны искә алып, зекер кылып, күңелләр тынычлана», – диелә. Шуңа күрә динебездә тәсбих тарту саваплы санала. Тәсбихны тарткан вакытта аның саннары бар. Хәтта намаздан соң без 33 мәртәбә «сөбханаллаһ», 33 мәртәбә «әлхәмдүллиләһ», 33 мәртәбә «аллаһу әкбәр» дип әйтәбез. 99 мәртәбә «лә иләһә илләллаһ» дип 99 тапкыр тәхлил дә әйтергә мөмкин. Менә шул саннарны бутамас өчен, тәсбих кулланыла. Тәсбих куллану шарт түгел. Аны артык изгеләштерергә дә ярамый. Аның максаты –  әйткәнемчә, бер сүзне ничә мәртәбә әйткәнне бутамау. Бүген электрон тәсбихлар да кулланыла.

- Тәсбих өзелеп, төймәләре югалса, аны алга таба кулланып булачакмы?

– Бу очракта төймәләрне икенче җепкә тезәбез дә кулланабыз. 33 төймә җыелса, уртасына аерым тагын бер билге куябыз да курыкмыйча кулланырга була.

– Тәсбихны бүләк итеп бирергә ярыймы?

– Бүләк итеп бирергә ярый. Ул бер истәлек булып кала. Кемдер хаҗдан бүләккә тәсбих алып кайта, башка шәһәргә барганда да бүләк итеп алып баручылар бар. Ул тыелмаган.

– Машинасына тәсбих элеп йөрүчеләр дә очрый. Шәригать ягыннан караганда болай эшләү дөресме?

– Әйткәнемчә, тәсбих ул изге әйбер түгел. Аннан зарар да, файда да юк. Машинага аны элеп куйсаң була. Ул аның мөселманныкы икәнлеген белдерә. Ләкин әгәр тәсбих безне саклый дип уйлап тагып йөрсәк, ул дөрес булмый. Соңгы арада кайбер тәсбихларда «Аллаһ» сүзе язылган була. Андыйларны  кулланмасак дөресрәк була. Ник дигәндә, тәсбихне кесәдә йөртәбез икән, ул кендектән түбәндә булырга мөмкин. Ә «Аллаһ» язуының кендектән түбән йөрүе дөрес түгел.

– Ни өчен мәет саклаганда тәсбих тартырга кирәк?

– Ислам дине кануннары буенча, мәетне юганчы, аның янында Коръән укылмый. Мәет иртәнге якта гына юыла. Төн кунганда, мәет үзе генә тормасын дип, аның янына кешеләр җыелгач, гайбәт сөйләп утырмасыннар өчен тәһлил әйтү хәерле. Мәет саклаганда тәсбихны шуның өчен тарталар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143577/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев