Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Төнлә идән юарга, бурычка акча бирергә ярамыймы?

Сорауларга “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә.

— Җен-шайтаннар үзләре йоклыймы соң?
— Алар да адәм балалары кебек мәхлукатлар. Ашыйлар да, эчәләр дә, йоклыйлар да, үрчиләр дә. Бердәнбер аерма — алар күзгә күренмиләр, ә алар безне күрә. 

— Төнлә идән юарга, бурычка акча бирергә ярамый дигәненә ышанырга кирәкме?
— Болары ырым-шырым, хорафат кына, аларга ышанырга да кирәкми. Диндә төнлә идән юарга да, акча бирергә дә ярый, бернинди крашылык юк. 

— Мунчада йокларга ярамый, диләр. Ни өчен? 
— Мунча, бәдрәф — җеннәр оясы. Анда озак торырга да, йокларга да ярамый, югыйсә җен тияргә мөмкин. Динебез буенча мунчада парланып утырганда тулысынча чишенмичә, гаурәтне каплап юынырга кирәк, үзең генә юынган вакытта да шулай. Зиратта йокларга ярамавын да өстәп әйтергә кирәк. 

— Җәннәттәгеләр йоклаячакмы?
— Оҗмахта йоклау да, йоклыйсы килү дә, ару-талчыгу да, авыру-сырхаулау да, күңел тынычсызлыгы да булмаячак. 

"Ш.К." сайтыннан

Фото: https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев