Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

«Үлгән кайнанам гел янымда басып тора кебек… Нишләргә?»

Каенанам берәр дога өмет итәме икән? Әллә үземне өшкерергә кирәкме?

– Күптән түгел кайнанам үлде. Кул астымда яшәде дисәм була, тәрбияләдек, карадык. Үз кулларымда үлде дисәм дә була инде… Хәзер шундый курку хисе калды: ул гел янымда басып тора төсле, карап тора кебек. Берәр дога өмет итәме икән? Әллә үземне өшкерергә кирәкме?

Сорауга Саба районы Сатыш авылы мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирә:

– Мәет, үлгәннән соң, кабер дөньясында була. Ул кайтып та, чыгып та йөри алмый. Бу уйларыгыз — шайтаннан һәм эчке куркудан. Шуңа ятар алдыннан сүрәләр укып өшкеренергә һәм кайнана рухына дога кылу кирәк. «Фатыйха», «Аятел Көрси», «Ихлас», «Нәс», «Йәсин», «Фәлак», «Тәбәрәк» уку хәерле булыр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143294/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев