Авиаһәлакәттә исән калган парашютчы: Өстән кайнар керосин акты
Парашютчының күп җирдән сөякләре сынган, хәле бик авыр.
Минзәләдә самолетның ничек һәлакәткә очравы турында «Татар-информ» агентлыгы чыганагына исән калган парашютчыларның берсе сөйләде.
«Ул самолетның койрык өлешендә утырган, бәрелгән вакытта аны салонның алгы өлешенә алып ташлаган, җимерелгән ишек астында калган. Өстән кайнар керосин аккан, аркасы бик нык пешкән», — дип сөйләде агентлык чыганагы.
Агентлык мәгълүматлары буенча, фаҗига урыныннан санавиация вертолеты белән Татарстан РКБсына китерелгән парашютчы турында сүз бара. Аның күп җирдән сөякләре сынган, хәле бик авыр, диелә хәбәрдә.
фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев