Балың сыйфатлымы?
Гәрәбә кебек ялтыравы һәм кристал сыман үтә күренмәлелек – иске балны җылытып эреткәннәр, аңарда файдалы матдәләр калмаган.
Күбекле – бал өлгереп җитмәгән.
Үзенчәлекле хуш исе булмау һәм аксыл – шикәр катнаштырылган.
Пластик савытка тутырылган. Андый савытның зарарлы булуы билгеле.
Катламланган бал – төрле кушылмалар өстәлгән.
Әчкелт яки карамель тәме булса.
Бер литр бал 1,4 килограммнан әзрәк авырлыкта булса.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев