Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бүлмә гөлләренә тузан кунмасын өчен нишләргә?

Аларны берничә төрле катнашма белән сөртергә була

Бүлмә гөлләренең яфраклары тузанланмасын өчен, аларны берничә төрле катнашма белән сөртергә була. Су белән сөтне 1:1 катнашмасында кушып бутарга. Шуның белән яфракларны сөртергә. Катнашма яфрак өстендә элпә барлыкка китерә. Элпәле яфраклар ялтырап торачак һәм гөлләрне пәрәвез талпаныннан да саклаячак.

1 литр суга 1 төймә янтарь кислотасы салып сөртсәгез, тузаннан гына сакланып калмыйча, гөлләрегезне дә үстерерсез. Спирт һәм глицерин катнашмасы да бүлмә гөлләрен тузаннан саклый. 0,5 литр суга 2 аш кашыгы спирт, 1 аш кашыгы глицерин салыгыз. Мондый катнашма яфрак өслекләрендәге зур булмаган җәрәхәтләрне дә дәвалый.

Лимон кислотасы салынган су белән яфракларны сөртергә дә, катнашманы үсемлек өстенә сиптерергә дә була. (1 стакан суда 1/4 чәй кашыгы лимон кислотасы салып эретергә).

Чыганак

https://baltaci.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев