Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чәчләрне ничек сакларга һәм шампуньны ничек сайларга?

Чәчләрне ничек сакларга һәм шампуньны ничек сайларга?

Чәч гигиенасы белгече Гөлүсә Хөсәенова киңәшләре.

Шампуньны ничек сайларга?

Беренче чиратта баш тиресенең нинди булуына карарга кирәк. Әгәр дә башыгызны көн саен яки ике көнгә бер юсагыз, баш тиресе майлы санала. Өч-дүрт көнгә бер юу – нормаль, ә бер атна һәм аннан да озаграк йөри алсагыз – коры дигән сүз. 

Ә бальзам һәм маскаларны сайлаганда, баш тиресенә түгел, чәч төренә карыйсыз. Шампуньның табигый компонентлардан әзерләнгәнен алыгыз. Бүген аларның күбесендә сульфат бар, шуңа да SLS һәм SLES дигән язулар булган шампуньны алмаска тырышыгыз. Шулай ук составында силиконнар булмаска тиеш.  

Ничә кат юарга?

Иң элек шампуньны уч төбегезгә салып, бармаклар белән күбекләнгәнче ышкып торыгыз да чәч төбенә сылагыз. Ә чәчләргә сыларга кирәкми, чөнки ул аларны киптерә. 

Чәчне ике тапкыр юарга киңәш ителә. Беренче катында крем яки гель һәм башка шуның кебек чараларны юып төшерсәк, икенче каты белән юып чистартабыз. 

Көн дә юарга буламы?

Әгәр дә баш тиресе майлы икән, юарга була. Гел юып торганга чәч майлана дигән сүз ул миф кына. Майлы булуы генетика белән бәйле. 

Юеш чәч белән йокларга ярамый дигәне дә мифмы?

Монысы миф түгел. Юылган чәч йомшак була һәм кутикуласы, ягъни чәчнең тышчасы мендәргә ышкылып сына һәм икеләнә башлый. 

Салкын көндә яланбаш йөрү чәчләргә никадәр зыянлы?

Безнең чәчебез 15 процент судан тора. Салкынга чыккач, ул катып килә һәм сынучанга әйләнә, кибә. Игътибар иткәнегез бардыр, җәй көне кояш астында баш киемсез озак йөргәндә дә чәчләр салам кебек кибеп китә, чөнки туклыклы аксымнарын югалталар. 

Ни өчен чәч тиз майлана?

Бу генетика белән бәйле, шулай ук гормональ препаратлар кулланганнан, стресс кичергәннән соң, дөрес тукланмау аркасында да тиз майлана башларга мөмкин. Соңгы очракта кыздырган, баллы һәм камыр ризыклары, фастфудлар куллануны киметергә яки бөтенләй туктатырга кирәк. Шулай ук дөрес сайланмаган шампунь, маскалар да чәчне тиз майландыра.  

Чәчләр өчен нинди витаминнар файдалы?

Организмга нәрсә файдалы, чәчкә дә шулар ук. Аерым алганда, Д витамины, омега-3, кальций, йод, хром, цинк, тимер файдалы. Алма, фасоль, шпинат, яшел тәмләткечләр, йомырка сарысы, кишер ашарга тырышыгыз. 

Кавыктан шампунь гына коткарамы? 

Шампунь гына ул проблеманы хәл итә алмый, чөнки кавык организмда бара торган процесслар, эчке органнарның эшчәнлеге белән бәйле. Бу очракта организмны чистартырга кирәк. Баллы ризыклар ашаудан да тыелып торыгыз. 

Ни өчен кайбер кешеләрнең чәчләре тиз агара?

Беренче сәбәп – генетика. Икенчесе – тимер, магний, марганец кебек микроэлементлар җитеп бетмәү, чөнки организм аларны үзе синтезлаштырып бетерә алмый. Кайбер очракларда билгеле бер җирдәге чәчләр генә агара. Алары нинди дә булса орган эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин. Кайсы орган икәне турында интернетта мәгълүматлар күп. Шуннан өйрәнеп, теге яки бу органның сәламәтлеге турында кайгырта башлагыз. Гомумән чәчләрнең торышы ул геннар һәм яшәү, туклану рәвешебез белән бик нык бәйләнгән.  

 

Нинди маскалар кулланырга киңәш итәсез? 

Масканы чәчнең төренә һәм составына карап сайлыйбыз. Коры чәчләргә дымландыргыч маска булыша. Аларның составында глицерин, пантенол, сөт кислотасы, коллаген, инулин кебек компонентлар булса әйбәт. Чәчләр тыгыз булсын өчен һәм бигрәк тә көзен тукландыргыч маскалар кулланырга кирәк. Аларының составында сквалан, лецитин, арган яки кокос, йә ши майлары булырга тиеш. Шәхсән үзем өй шартларында ясалган маскалар куллану ягында түгелмен. 

 

Көзен һәм язын чәч коелу нормаль күренешме? 

Көненә 100-150 чәч коелу нормаль санала. Артыграк коелса, организмга витаминнар җитмәү, стресс кичерү белән бәйле булырга мөмкин. Чәч күпләп коела башласа, аның сәбәбен шушы көннәрдән түгел, ә ике ай элек нәрсә булуын искә төшерүдән башлагыз. Әйтик, ул вакытта стресс кичергәнсездер, бәлки диета тоткансыздыр. 

 

Чәчкә тагын нәрсәләр тискәре тәэсир ясый?

Нинди тарак куллануыгызга да игътибар итәргә киңәш итәр идем. Аның силиконнан һәм сыйфатлы пластиктан ясалганын алырга тырышыгыз. Гади таракларга караганда кыйммәтрәк, әмма үзләрен аклый. Чәч резинкасының ефәктән эшләнгәне әйбәт. Прическалар ясаганнан, каты итеп үргәннән дә чәч сына. Чәчне киптергәндә сөлге белән каты итеп ышкымагыз. Бөдрәләтә, турайта торган термоҗайланмаларны да еш кулланырга кирәкми. Кулланган очракта иң элек чәч өчен махсус чаралар сылагыз. 

 

Шампуньны еш алыштырып торырга кирәкме?

Әгәр дә ул дөрес сайланган икән, моңа бернинди ихтыяҗ да юк. 

 

Нинди халык чаралары ярдәм итә?

Юганнан соң, үлән төнәтмәләре белән чайкатыгыз. Кара чәчлеләргә әрекмән яфрагы, кычыткан, имән кайрысы төнәтмәсе килешсә, аксыл чәчлеләргә – календула, ромашка, юкә чәчәге, чөнки аларч чәчкә төс тә бирә. Әйткәнемчә, өйдә ясалган маскалар киңәш итмим, чөнки аларның калдыклары, әйтик, йомырка, бал, катык һәм башка продуктлар чәч төбендә калып, кавыклатырга мөмкин. Борыч, горчица порошоклары да зыян да китерә ала. 

Берәр чара белән чәчнең үсешен тизләтеп буламы?

Иң үтемле чара – бармак очлары белән массаж ясау. Массаж һәм пилинг чәч циркуляциясен яхшыртырга булыша. Шампуньга, маскаларга эфир майларын кушу да тиз үстерергә ярдәм итәчәк. Спорт белән шөгыльләнү, саф һавада күп йөрү организмга тәэсир иткән кебек, чәчләргә дә йогынтысы зур.  

http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/chchlrne-nichek-saklarga-m-shampunny-nichek-saylarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X