Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ялга җыенучыларга киңәшләр: көчле җил һәм яшен вакытында нишләргә?

Табигатькә ялга җыенучылар өчен киңәшләр.

— Иң элек алдагы көннәргә нинди һава торышы буласын белешегез.

— Үзегез белән тиешле җайланмалар, җиһазлар, саклык чараларын алыгыз.

Көчле җил вакытында нишләргә?

— Якында бина булса, шунда керегез;

— балаларны караучысыз калдырмагыз;

— әгәр дә көчле җил чыкканда, урамда булсагыз, җир асты юлларына яки бина подъездларында керегез;

— бу вакытта йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелмәгән биналар янында ышыкланырга да ярамый;

— урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк;

— зур агачлар янында тормагыз. Агач астына машиналарыгызны куймагыз;

— көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч;

— өстегезгә тәрәзә пыялалары, түбә калайлары, йортны бизәгән элементлар килеп төшмәсен. Ул урыннан читкә китегез;

— йортларның барлык тәрәзәләрен нык итеп ябарга, балконнардан тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк;

— торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләр янына якын килмәгез.

Яшен вакытында нишләргә?

— Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез, туктап торыгыз;

— машинада да барырга ярамый. Электроникасы бозылып, яшен сугу ихтималы зур;

— яшен вакытында ачык урында булсагыз, җиргә ятарга киңәш ителә. Суга керергә ярамый. Янәшәгездә күл, сулык булмасын. Су яшенне үзенә тарта;

— нинди генә бәла-каза булса да, «112» номерына шалтыратыгыз.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев