Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ит сатып алганда кайсы өлешен сайларга?

Бу хакта без үз хуҗалыгында шактый еллар күп итеп мал асрап, ит сату белән шөгыльләнгән, авылда “тәмле куллы” сугымчы буларак билгеле Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүровтан белештек, дип яза «Шәһри Казан» сайты.

– Рәис абый, соңгы елларда кабакны күп үстерәләр, ул хайванны симертә, итен тәмләтә, дип тә әйтәләр. Ә бер ветеринар бу фикерне кире какты. Сез ничек уйлыйсыз, кабакның файдасы чынлап та бармы?
– Мин дә быел утырткан идем, бер тоннадан артык булды. Сыерларга ашатып карадым, сөтләре артмады. Бәрәңге белән чөгендердән сөт чынлап та арта.

– Кайбер хайванның ите бик майлы була. Бу дөрес ашатмауданмы икән?
– Майлы булмаса, ите дә тәмле булмас иде. Аны куллана белә торган хатын-кызлар юк хәзер. Маен аерым иттарткычтан чыгар да берәр нәрсә кыздырганда файдалан, кәтлиткә куш. Организмга терлек мае да керергә тиеш бит. Мин бәрәңгене терлек мае белән кыздырам, балалар таба төбен тишкәнче кыра-кыра ашап бетерә.

– Терлекнең эчәгесен дә чистартып тормыйлар хәзер...
– Югыйсә ул бик тәмле. Бик теләп сатып алалар аны, әмма чистартырга иренәләр. Ания апагыз (Рәис абыйның хатыны – Авт.) бик оста итеп чистарта. Аның кебек чистарта белүче Арчада да юктыр. Эчәктән пешергән өчпочмаклары бик тәмле була. Әни аның белән күпереп тора торган Казан кабартмасы пешерә иде, хәзер аны да пешерә белүче юк.  

– Терлек суючыларның кайберләре турында “кулы тәмле” дип сөйлиләр. Ул нәрсә белән бәйле икән?
– Аның бөтен сере иттәге канны чыгарып бетерүдә. Терлекнең башта беренче кан тамырын кисәсең, аннары гына икенчесен кисеп җибәрәсең. Икесен берьюлы киссәң, кан тыгылып кала да чыкмый. Кан шаулап аккач, әле алай да тыгыла, шуннан тагын бер кат кисәргә кирәк. Каны агып беткән ит тәмле була.

– Рәис абый, сатып алганда, итне ничек сайларга киңәш итәсез? Кемдер арт санын, кемдер алгы боты тәмле, ди.
– Бу сорауны бирерсеңме икән дип борчылып торган идем. Рәхмәт, сорадың. Ә минем киңәшне әле бер тапкыр да ишеткәнең юктыр. Терлекнең сул ягы тәмле була. Сул якта йөрәк, ул якка ятарга ярамый. Әмма кешеләр барыбер сул якларында йоклый. Ә менә терлеккә беркем дә әйтми, ул исә уң ягына ята. Ул ягы мускуллы була, сул ягы кебек үк тәмле булмый. Алгы бот ашка әйбәт, арт санында ите күп була инде. Терлек суйган көнне муен ите бик тәмле була. Пешереп ашап карагыз әле, әйтте диярсез. 

"Ш.К"

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев