Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Капрон оекларны кайсы очракта һәм ничек кияргә кирәк?

Тән төсендәгесен дресс-код таләп ителгән компанияләрдә эшләүче, рәсми чараларда катнашучы хатын-кызлар кия.

Мондый капрон оеклар бик нечкә, 5-10 денлы булырга һәм аяк төсенә карап сайланырга тиеш. Кул, муен, битегез аксыл, ә капрон оегыгыз кояшта кызынган сымак караңгырак төстә булса, сезнең турында шунда ук зәвыксыз киенгән диячәкләр. Ялтыравык җеп кушылган оек та матур күренми.

Тән төсендәге  капрон оекны классик туфли белән кияләр. Ботинка, сапоги һәм босоножки белән туры килми ул. Аларны киясе булсагыз, кара төстәгесен киегез.
Кара төстәге нечкә капрон оек калын тукымадан тегелгән киемнәр белән дә, юкараклары белән дә туры килә.

Калын капрон оекларны салкын көндә дә киеп була. Бу очракта өстегездә һәм аягыгызда җылы свитер, сапоги, ботинка яки ботильон, пәлтә, куртка булырга тиеш.
Кара төстәге оек белән шундый ук төстәге аяк киеме кисәгез, аягыгыз озынрак һәм нечкәрәк күренәчәк.

Киресенчә оек белән аяк киеме бер төстә булмаса, аягыгыз кыскарак күренә. Ак төстәге аяк киеме белән кара төсле оек кисәгез, аның нечкәрәген сайлагыз.
Бизәкләр төшкән капрон оекны киюнең дә үз кагыйдәсе бар. Аның бизәге зур һәм күп булмасын, чөнки ул аякны юанрак итеп күрсәтә.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

http://Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/khatyn-kyzlarga-ber-kochak-kish

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X