Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Карбызлар өлгергәнме, юкмы?

Бу җиләкне (дөньядагы иң эре җиләк диләр) чын сезоны августта башлана. Әмма иртә өлгерешле карбызны ашарга ярыймы?

Бу сорауга «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» оешмасының туклану гигиенасы, балалар һәм үсмерләр гигиенасы бүлеге мөдире Әсгать Мусин җавап бирәчәк.

  -Алыргамы—юкмы икәнен үзегез хәл итәсез. Тик иртә өлгерешле карбыздан куркырга кирәкми. Гәрчә тәме ягыннан августта өлгергәненнән күпкә калышса да. Иң мөһиме – сыйфатлысын сайлап алу кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.

Нәрсәгә игътибар итәргә?

  -Беренчедән, юл кырыйларындагы өемнәргә борылып та карыйсы түгел. Карбыз тузанны, автомобиль төтенен үзенә сеңдереп ята ич. Бары тик кибетләрдән, ышанычлы урыннардан гына сатып алырга тырышыгыз.

 -Икенчедән, ниндидер шик төшсә, сатучыдан документларын карап алырга мөмкин. Документы юк икән, товарыннан баш тарту хәерле.

 -Өченчедән, карбызның тәмен татып карау яки азык-төлек пленкасына төрелгән яртысын алу дөрес түгел. Пычак тигән урынында бик тиз бактерияләр үрчи. Уртача зурлыктагысын, бәрелмәгән-яньчелмәгәнен сатып алу хәерле.

  Өйгә кайткач, карбызны җылы су белән әйбәтләп юарга һәм киптерергә кирәк. Кискәндә, әчкелтем ис килсә, бозылган дигән сүз. Әйбәте чытырдап киселә, эче ярмаланыбрак тора. Шома булганы, шәмәхәрәк яки саргылтрак җепселләре күренгәне начар икәнен аңлата.

Кимчелекләре. Иртә өлгерешле сортларның бик күбесе баллы түгел. Өлгермәгән булуына гына бәйләнмәгән бу. Кояш астында аз үскәнлектән, йомшагы тиешенчә шикәрләнмичә кала.

 Ничек сайларга?

  «Койрыгын» карагыз: коңгыртмы яки яшькелтме?   Коңгырт төстәгесе – өлгергәнен, яшькелте өлгермәгәнен аңлата. Кабыгы ялтырап тормаска тиеш. Инде килеп, әйбәт карбызның һәрвакыт баллы булуын онытмагыз.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2024/06/96451/

http://apastovo.ru

фото: татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев