Кишер баллы булып үссен өчен нәрсә сибәргә кирәк?
Кишернең баллы булуы туфракның сыйфатына бәйле. Ул нейтраль булырга тиеш.
Туфрак әче икән, аны известь ярдәмендә «төзәтергә» була. Бер квадрат метрга 400 – 500 грамм известь кирәк. Бу хакта «Киңәшләр» сайтында хәбәр ителә.
Әчелекне бетерергә һәм җирнең рН ын нормага китерү өчен көл дә ярдәм итә ала. Бер квадрат метрга 2 – 3 стакан агач көле кирәк була.
Шулай ук 2 аш кашыгы нитроаммофоска һәм 6 – 7 кристалл марганцовкадан ясалган ашламаның да файдасын күрерсез. Әлеге ашламаны сипсәгез, кишер баллы булачак. Бу ашламаны атнага 1 тапкыр ясыйлар. Аны август уртасына кадәр сибәргә кирәк.
Кишер баллы булсынга бор кислотасы да кулланалар. 1 бал кашыгы бор кислотасын 10 литрлы суга салалар. Бу катнашманы кишергә августта 2 – 3 атна дәвамында, 5 көн интервал калдырып сибәргә кирәк, диелә хәбәрдә.
http://agryz-rt.ru/news/bakchachy-pochmagy/kisher-bally-bulyp-ssen-chen-nrs-sibrg-kirk
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев