Күзләр сәламәт булсын өчен 6 шифалы киңәш
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Күзләр сәламәт булсын өчен 6 шифалы киңәш

Күзләрне саклагыз.

  • Витаминлы салат. Берәр өлеш угычтан уылган кишер, вакланган күрәгә, әфлисунга 1 аш кашыгы бал кушып болгатырга да шуны 10 минуттан ашарга кирәк. Әлеге витаминлы салатны бер ай дәвамында көн дә ашасагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс. 
  • Чабыр. Составында каротиноидлар бар. Әлеге матдә күзләрдә кан әйләнешен яхшырта, күз ясмыгын яман үзгәрешләрдән саклый. 
  • Яшел чәй. Андагы антиоксидантлар хроник күз авыруларына китергән ирекле радикалларны юк итә. 
  • Гөлҗимеш чәе. Аны ясау өчен 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган җиләк салып төнәтергә кирәк. 
  • Бал. Күз өчен иң файдалы тәм-томнарның берсе бу. Көненә 100 грамм бал ашау күз күрүен яхшырта. Төнгә баллы су эчеп ятсаң да файдалы. 1 аш кашыгы балны 1 стакан җылы суга болгатып эчәргә кирәк. 
  • Йөзьяшәр үләне согы. 1 чәй кашыгы күләмендә кулланыла. Аны ашарга 20–30 минут кала көненә 2–3 тапкыр йотып куярга кирәк.

Нет комментариев